Казанда XIII Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумына 500 мөгаллим җыелачак

28 октябрь 2024 ел 14:29
Казанда XIII Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумына 500 мөгаллим җыелачак

2024нче елның 30-31нче октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – “Россия мөселманнарының төп асылы буларак – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр”. Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

Быел Форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегация вәкилләренең катнашуы көтелә.

Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә кулланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә  икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумның беренче көнендә шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.

ММЧ вәкилләре форумның 31 октябрьдә узачак пленар утырышын яктырту өчен чакырыла. Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а йорт) сәг. 10.00-дә башланачак.  

Форумның пленар утырышында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин; РИИ һәм КИУ ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин; Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты укытучысы Сәид Мөбарәк Әл-Кәтби (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре); Мисырның «Нур-мөбарәк» ислам мәдәнияте университетының ислам белеме кафедрасы башлыгы, профессор Нурлан Анарбаев (Казакъстан Республикасы) һ. б. катнашыр дип көтелә.

ММЧ вәкилләре +79274166010 телефоны (Таҗиев Илдар) аша аккредитация уза ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы