Мөфти булачак прокурорларга: “Бер-береңнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк – бу милләтара низагларны булдырмый калырга ярдәм итә”

30 октябрь 2024 ел 16:24
Мөфти булачак прокурорларга: “Бер-береңнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк – бу милләтара низагларны булдырмый калырга ярдәм итә”

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (30нчы октябрьдә), Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) “Татарстан Республикасында милләтара, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда ислам һәм православие диннәренең роле” темасына очрашу узды. Очрашу кунаклары булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килгән иде. Дин әһелләре институтның студентларына, хезмәткәрләренә һәм тыңлаучыларга, шулай ук булачак абитуриентларга – 3нче гимназия һәм 80нче гомуми белем мәктәбе укучыларына лекция укыды. Очрашу якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Мөхтәрәм кунакларны югары уку йортында ректор Елизавета Демидова-Петрова каршы алды. Лекцияләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды.

Лекция барышында Мөфти Камил хәзрәт тыңлаучыларга диннең мөһимлеге һәм дәһрилекнең (атеизм) зыяны турында сөйләде, шулай ук дөньявилык төшенчәсен аңлатты: «Дөньяви – атеистик дигән сүз түгел. Бу – терминны совет чорындагыча кабул итү булыр иде. «Дөньявилык барлык диннәргә карата битараф булмау дигәнне аңлата: гражданнарның үз диннәренә тигез хокуклары бар». Ул ассызыклаганча, иманлы булу кешене җинаять кылудан туктатып кала. Камил хәзрәт төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре темасына аерым игътибар бирде һәм Татарстанда халыкларның тату яшәү тәҗрибәсен мисалга китерде. Хәзрәт бер-береңнең гореф-гадәтләрен һәм диннәрен өйрәнергә чакырды – бу динара һәм милләтара низагларны, дөрес булмаган стереотипларны җиңәргә ярдәм итә.

Шуннан соң Камил хәзрәт очрашуга җыелучыларга пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисен искә төшерде: “Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның”.

Лекциядән соң Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, шулай ук “Мәрҗани” һәм “Кол Шәриф” мәчетләренә кунакка чакырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы