Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 11нче көнендә (13нче ноябрьдә), Россия ислам институтында ислам уку йортлары студентлары арасында BRICS илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада уза.
Олимпиадада Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән килгән студентлар көч сынаша. Быел шулай ук беренче мәртәбә BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары: Иран, Һиндстан һәм Төркия вәкилләре катнаша.
Әлеге чара Коръән уку белән ачылды. Аны Ишаатулум ислам университеты (Һиндстан) студенты укыды.
Аннары сәламләү сүзе белән Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул һәр катнашучы – җиңүче дип, олимпиадага иң сәләтле укучыларның җыелуын ассызыклап узды.
– Быел без катнашучыларның географиясен киңәйттек: Һиндстан, Төркия һәм Иран вәкилләре өстәлде. Бу ярышларның дәрәҗәсен арттырды, катнашучыларга белем дәрәҗәләрен бәяләргә зур мөмкинлек бирде. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең олимпиадада җиңелүчеләр юк – сезнең һәрберегез җиңүче исеменә лаек. Биредә – Казанда булу сезгә ошар дип уйлыйм, безнең олимпиада сезгә бик күп уңай тәэсирләр китерер дип ышанам. Ярышларда барыгызга да уңышлар телим! – диде Рәфикъ Мөхәммәтша улы.
Аннан соң олимпиадада катнашучылар төрле номинацияләр буенча биремнәр башкарырга кереште. Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уза: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр буенча да тест рәвешендә язмача үткәрелә. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиешләр.
Иртәгә сәгать унда (10.00) ТР Милли китапханәсендә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Фотосурәтләр: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.