Татарстан Мөфтиен «Донбасс җиренә тугры хезмәт өчен» мактау билгесе белән бүләкләделәр

20 ноябрь 2024 ел 12:17
Татарстан Мөфтиен «Донбасс җиренә тугры хезмәт өчен» мактау билгесе белән бүләкләделәр 

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Луганск Халык Республикасы Мөфтие Эльдар Гамбаров карары белән, «Донбасс җиренә тугры хезмәт иткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. ЛХР мөселманнары Диния нәзарәте бүләге Камил хәзрәткә «төбәкне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, динара һәм милләтара хезмәттәшлек өлкәсендәге казанышлары, югары рухи принципларны ныгыту һәм җәелдерү, шулай ук Ватанны саклау эшендәге казанышлары өчен» бирелде. 

Камил хәзрәт – махсус хәрби операциядәге солдатларга һәм Донецк һәм Луганск Халык Республикаларындагы мөселманнарга ярдәм итү эшенә актив керешкән Россия мөфтиләрнең берсе. Ул махсус хәрби операция зонасына, шул исәптән дошман көчләре белән хәрби бәрелешләр урынына 5 тапкыр сәфәр кылды. Аның җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте солдатлар кулына 9 гуманитар йөк: хәләл азык-төлек, хәрби кием-салым, дини китаплар, запас частьләр, автомобильләр һәм мотоцикллар һ.б. тапшырды. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләренә китаплар һәм дини атрибутика тапшырылды, бу төбәкләрдәге милләттәшләребез Татарстан мәдрәсәләренә белем алырга чакырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы