Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 19нчы көнендә (20нче декабрьдә), Апас районы Идрәс-Тинки авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, шулай ук меценатлар, мәхәллә халкы, җирле эшмәкәрләр катнашты.
Идрәс-Тинки авылы мәчете 1997нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була.
Быел иганәчеләр һәм халыкның актив ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарыла. Идәннәр алыштырыла һәм җылытыла, намаз уку залы, уку сыйныфы һәм тәһарәтханә җиһазландырыла. Яңа келәмнәр җәелә. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы булдырыла.
Бүген кунаклар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты, рәсми ачылыштан соң җомга намазында катнашты. Аны Казанның “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин алып барды.
Кунаклар алдында район үзәгендә эшләп килүче “Һаҗәр” мәгърифәт үзәгендә белем алучы балалар Коръән укып күрсәтте.