Раҗәб аеның 11нче көнендә (11нче гыйнварда), Арча мөхтәсибәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында районның Үзәк мәчете каршында урнашкан Коръән-Кәрим өйрәнү үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Ул Арча шәһәре, Галактионов урамы, 38а адресы буенча урнашкан.
Коръән-Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары һәм имамнары, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелеш эшендә катнашучылар һәм иганәчеләр. Алар, мәхәллә халкы алдында чыгыш ясап, Коръән өйрәнү үзәгенең озак еллар дин кардәшләребезгә хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итү урыны булуын теләделәр.
Коръән укырга өйрәнү һәм аны ятлау өчен махсус бинаны төзү эшләре 2023нче елның 11нче июлендә башлана. Район халкы, республика җитәкчеләре һәм мөселманнарның актив ярдәме белән әлеге үзәк ел ярым эчендә сафка басты.
Бүген шулай ук Арча шәһәренең Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчетендә “Чишмә” ачылды. Ул мәхәллә халкы һәм иганәчеләр тарафыннан булдырылган.
Хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә 94 мәчет эшли, ислам дине нигезләре буенча 138 мөгаллим белем бирә.
Өч ел элек Арча шәһәрендә үз ишекләрен ачып җибәргән Габдулла Тукай исемендәге Мәгърифәт үзәгендә 150 шәкерт белем ала, 17 мөгаллим дәрес бирә.
Фотосурәтләр: Арча мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.