Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

29 март 2025 ел 10:15
Татарстан Мөфтиенең якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

Газиз дин кардәшләрем! Милләттәшләрем!

Бүген - уразаның һәм иң мөбарәк ай Рамазанның соңгы көне. Димәк, кояш бату белән бөек бәйрәм – Ураза гаете керә. Чын күңелдән барлык мөселманнарны олы бәйрәм белән тәбриклим!

Һәр мөэмин өчен бу көн – иң кадерлеләрдән. Ураза бәйрәме Рамазан аеның тәмамлануын гына хәбәр итми, ул Аллаһыга карата безнең тугрылык һәм мәхәббәтне дә гәүдәләндерә, чөнки дин кардәшләребез, Раббыбызның әмерләренә буйсынып, ураза тотып, гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп өлгерергә ашыкты. Ураза гаетен Яралтучыбыз алдындагы бурычларыбызны үтәп һәм Аның бөек рәхмәте белән гөнаһлардан чистарынып каршылаудан да олугърак тагын нинди бәхет бар! Болар өчен без Раббыбызга иң ихлас шөкерләр һәм хәмде-сәнәләребезне укыйбыз.

Ураза гаете – ул тәкъвалыкның нәфесне җиңү бәйрәме дә әле, кимчелекләребез һәм теләкләребез өстеннән рухи тантана. Мөселманнар Рамазан мәдрәсәсен уңышлы тәмамлаганга, иманны ныгытканга, әхлакны чыныктырганга һәм шуның белән Раббыбызның ризалыгына ирешә алуына куана. Бу тырышлыклардан соң күп хәер һәм әҗер-саваплар булыр, иншәАллаһ. Чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисендә болай диелә:

عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قال: لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا رَمَضَانُ لَتَمَنَّتْ أُمَّتِي ‌أَنْ ‌يَكُونَ ‌السَّنَةَ ‌كُلَّهَا

“(Аллаһы Тәгалә) коллары (Изге) Рамазан аенда нәрсәләр (бирелгәнлеген) белсәләр, өммәтем аның ел буе дәвам итүен теләр иде” (Ибне Хөзәймә, "Сахих", 1886. Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 3634). Аллаһ безгә киләсе елда да айларның солтанын каршы алырга насыйп итсен!

Мин ихластан барыбызга да шуны телим: Аллаһы Тәгалә Ураза бәйрәме хөрмәтенә безнең Рамазан аенда кылынган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм саф ниятләребезне кабул итсен, Үзенең рәхмәте белән бүләкләсен. Тоткан уразаларыбыз Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итеп, Кыямәт көнендә шәфәгатьче булса иде. 

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
Rambler's Top100