Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы җомгасында, бөтен дөньяда Халыкара Әл-Кодүс көне билгеләп үтелә, әлеге чараларда мөселман өммәте Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерә һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Фәләстыйн мәсьәләләренә юнәлтә. Мәрҗани мәчетендә җомга намазыннан соң шул уңайдан чара узды.
Фәләстыйн халкына теләктәшлек күрсәтеп Әл-Кодүс көнендә мәчеткә Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, “ТР Гарәп студентлары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Алхамсс Ясер Шәфикъ һәм башка кунаклар килде. Алар ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фондына Газзә секторында яшәүчеләргә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.
Мирзахани әфәнде үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Халыкара Әл-Кодүс көне җәмгыятькә Фәләстыйн халкының тарихи җәберләнүе һәм сионистлар режимының басып алу җинаятьләре турында искә төшерә.
“Безнең көннәрдә географик яктан кечкенә һәм камалышта калган Газзә секторы территориясе егерме беренче гасырның иң коточкыч һәм шул ук вакытта хурлыклы апокалиптик күренешләре аренасына әверелде.
Уналты ай барган канкойгыч сугыштан һәм бомбалар ташлаудан ике миллионнан артык кешегә азык-төлек һәм медикаментлар китерүне чикләү – Газзәдәге сугышны кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышка әверелдерде. Газзә секторында коточкыч җинаятьләрнең масштабы һәм характеры кешелек тарихында берни белән дә чагыштырырлык түгел. Бу хәлләр онытылмасын өчен бу вакыйгаларны язу, күрсәтү һәм дипломатия кирәк. Алар сәнгать, кино, театр һәм башка чаралар ярдәмендә документлаштырылырга, яктыртылырга һәм дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерелергә тиеш. Халыкара Кодүс көне – Газзәнең чын торышы турында сөйләү өчен сәбәп.
Каршылык фронтының барлык газап чигүчеләренә хөрмәт йөзеннән, без Фәләстыйнның җәбер-золымга дучар булган халкына ярдәм сорап дога кылабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз”.
Ахырдан, җыелышта катнашучыларның барысы да: “Я Бөек Раббыбыз! Мөселманнарны явызлыктан һәм җәберләүләрдән сакла, аларга дошманны җиңәргә мөмкинлек бир һәм Фәләстыйда гаделсезлекне туктат”, – дип догалар кылды.
Чара ахырында Давуд Мирзахани хөрмәт йөзеннән мәчеткә келәм тапшырды.