Бүген, шәүвәл аеның 16нчы көнендә (14нче апрельдә), Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дин әһелләре – Мәскәү шәһәренең Төньяк һәм Көньяк Бутово районнары мөселманнарының “Милость” җирле дини оешмасы җитәкчесе Марат хәзрәт Алимов һәм Мәскәү өлкәсенең Сергиев-Посад шәһәре имам-хатыйбы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Арслан хәзрәт Садриев белән очрашты.
Очрашуда Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары турында сөйләде, алар кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
Ул шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең структур бүлекчәләре эшчәнлеге, медиапроектлар һәм мөфтиятнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге, татар-мөселман мирасын һәм мәдәниятен саклау тәҗрибәсе, мәчетләр каршындагы курслар программалары һәм Коръәннең “Казан басмасы” турында сөйләп узды.
Марат хәзрәт Алимов Мөфти Камил хәзрәтне Мәскәүнең Бутово районындагы Мәгърифәт үзәген барып күрергә чакырды. Ул биредә мәчет каршындагы курслар узуын, киләчәктә укытучылар өчен семинарлар һәм олимпиадалар үткәрүне ниятләү хакында сөйләде. Арслан хәзрәт Садриев шулай ук Камил хәзрәтне Сергиев-Посад мөселманнары белән актив хезмәттәшлеккә чакырды.
Аннары кунаклар “Хозур” нәшриятында булды, биредә алар Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге һәм медиапроектлары, шул исәптән “Хозур ТВ” телеканалы студиясе белән танышты.