Изге Рамазан ае алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Чиста мәчет” акциясенең яңа сезонын башлап җибәрә. Әлеге башлангыч кысаларында яшь егетләр һәм кызлар, изге айга әзерләнеп, республика мәчетләрен җыештырачак һәм тирә-юнен тәртипкә китерәчәк.
Әйтик, бу атнаның пәнҗешәмбесендә, 22нче гыйнварда, Татарстан мөфтияте волонтерлары командасы “Казан нуры” мәчетенә юл тотачак (Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан урамы, 3нче йорт, 2нче корпус).
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017нче елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә проектта 100дән артык мөселман волонтеры катнашты.
Аллаһы Тәгалә изге эшләрне кабул итсен!





