Тукай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

22 гыйнвар 2026 ел 17:38
Тукай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Бүген, шәгъбан аеның 3 нче көнендә (22 гыйнварда), Тукай районының Иске Абдул авылында Тукай мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды.

Очрашу Изге Коръән укудан һәм җәмәгать белән дога кылудан башланды. Аннары Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов имамнарга Шәгъбан ае һәм Бәраәт кичәсе фазыйләтләренә, шулай ук мөбарәк Рамазан аена әзерләнүгә багышланган үгет-нәсыйхәт белән чыкты.

Җыелышта башкарылган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук якын киләчәккә планнар корылды һәм бурычлар билгеләнде.

Тукай мөхтәсибәте мәхәлләләренең Рамазан аендагы эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Инсаф хәзрәт имамнарга Татарстан Диния нәзарәте Казыйлар шурасының зәкят нисабы турындагы карарын, шулай ук фитр һәм фидия сәдакалары күләме турындагы мәгълүматны җиткерде.

Аннары Тукай районы имамнары делегациясе  "Гиндукуш" сугышчан дан музеенда экскурсиядә булды.

Фоторәсемнәр: Тукай мөхтәсибәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы