Бүген, Шәгъбан аеның 4нче көнендә (23нче гыйнварда), Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казан Ратушасында узды.
Татарстан Рәисе, РФ Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, ассызыклаганча, бу еллар эчендә ведомство үзен законлылык һәм хокук тәртибенең ышанычлы гаранты итеп күрсәтте, башка көч оешмалары арасында лаеклы урын алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген ведомство бер урында тормый: җинаятьләрнең аерым төрләрен тикшерүгә махсуслашкан бүлекчәләр булдырылган, яңа технологияләр кертелә һәм кулланыла, киберҗинаятьләрнең төрле схемаларын да кертеп, яңа куркынычларга каршы тора алалар.
Моннан тыш, тикшерү идарәсе яшьләр белән актив тәрбияви һәм патриотик эш алып бара. Республиканың дүрт шәһәрендә 10 кадет сыйныфы булдырылды, аларның гомуми саны ике йөздән артык укучы. “Моның өчен сезгә аерым рәхмәт”, – диде Рөстәм Миңнеханов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотосурәтләре файдаланылды






