Бүген мөфти Әл-Мостафа (Иран, Кум) халыкара университетының Россиядәге вәкилләре белән очрашты. Университет вәкиле Хәмит Реза Сулки уку йорты хакында сөйләде. Аерым алганда, ул университетның хәнәфи мәзхәбе буенча белгечләр әзерләү юнәлеше, төрле телләр курслары турында мәгълүмат бирде. Ул мөфтине шәхсән уку йортына килергә һәм уку-укыту программалары белән университетта якыннан танышырга чакырды. Университет эмблемасы төшерелгән бүләк һәм университет турындагы китаплар бүләк итте.
Татарстан мөфтие үз чиратында нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләп, кунакка "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.