Башкаланың Казан арты мәчете Дәрвишләр бистәсендәге 11 нче балалар интернат йортында тәрбияләнүче 70 бала катнашында «ZURИФТАР» дип аталган ифтар мәҗлесе оештырды.
Кичке намаз вакыты җиткәнче мәчет имамнары балаларны каршылап вәгазь сөйләделәр, аларга рамазан ае, ураза тоту хакында җиткерделәр. Изге рамазан аенда яхшылыклар кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, бәләкәчләргә ярдәм итәргә нәсыйхәтләделәр.
Кичке намаздан соң имамнар һәм балалар зур бер гаилә булып, ифтар табыны артына утырдылар. Балаларга көтелмәгән бүләк - шоколад фонтаны да әзерләнгән иде.
Ифтарда мәчет мәхәлләсе мөселманнары, балалар бергәләп дога кылдылар, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, сабырлык, иман сорадылар.
8 июльдә Кабан арты мәчете имамнары Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Икенче республика ифтарына да алып килгәннәр иде.