Арча мөгаллимәләре бәйгесе үткәрелде

14 апрель 2016 ел 13:51

14 апрель көнне Арчаның үзәк мәчетендә мөгаллимәләр бәйгесе уздырылды. Бәйгегә район мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә, авыл җирлекләрендә дин сабаклары бирүче укытучылар җыйналды. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ислам динен кабул итүнең 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина кунак буларак катнашты.

Бәйге изге Коръән аятьләрен укып дога кылудан башланды. Имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт мөгаллимәләргә җаваплы хезмәтләрендә күркәм сабырлыклар теләде.

Бәйгедә катнашкан мөгаллимәләр дини сорауларга җавап бирделәр, Коръәнне дөрес уку,  Аллаһның исем-сыйфатларын, ай исемнәрен һәм мөбәрак кичәләрне төгәл язу номинацияләрендә катнаштылар.

Шулай ук бәйгене карарга килгән тамашачылар өчен кызыклы дини викторина үткәрелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге нәтиҗәләре:

1 урын - Галимуллина Фәридә (Наласа);

2 урын - Габдрахманова Нурания (Шушмабаш),

Сибгатуллина Надия (Яңа Кенәр);

3 урын - Зарипова Гөлчирә (Урта Курса),

Ибатуллина Гөлбира (Ташкичү),

Гарипова Ясминә (Яңа Кишет) ;

4 урын - Хакимова Алсу (Арча, Шәрык бистәсе),

Ханафиева Нурхада (Арча станциясе),

Мөхәммәтҗанова Нурлыхода (Ташкичү),

Гарипова Зәйтүнә (Яңа Кырлай). 

Башка журналлар

"Ялчыгол укулары" якынлаша

22 сентябрьдә Зәйдә икенче мәртәбә "Ялчыгол укулары" үткәрелә. Әлеге күренекле дин эшлеклесе, табиб...

18 сентябрь 2014 ел 14:44
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана