Изгелек кыласы иде...

31 июль 2014 ел 10:29

Бер айлык уразабыз тәмамланып килә. 28 июльдә мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Республикабыз мәчетлә­ренең барысында да җә­мә­гать намазлары укыла.

Казанда төп бәйрәм Кол ­шәриф мәчетендә узачак һәм биредәге дини тантананы телевидение экраннарыннан күрсәтәчәкләр. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, иртәнге намаз укыганнан соң Коръән укыла һәм, кояш чыккач, бәйрәм вә­газе сөйләнә. Алтынчы егер­ме минутта гает намазы укылыр дип көтелә. Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәз­рәт Сәми­гуллин укыячак. 

Быел Рамазанны гарәп ил­ләренә караганда, бер көн алдан башладык дип, әйтүчеләр бар, шуңа күрә кайберәүләргә Татарстанда башка вәзгыять икәнен аңлатырга туры килә. бездә ураза тоту ерак ил­ләрдәге кебек сигез сәгать кенә түгел, унтугыз сәгатькә туры килде. 


Район җирлекләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак. Кайбер мәчетләрдә балалар өчен махсус чаралар үткә­реләчәк икән. Рамазаннан соң Балтач районында инде ничә ел балалар сабан туе үткәрүне гадәткә кертеп җибәрделәр. Быел исә Казанның “Гаилә” мәчетендә дә балалар өчен бәйрәм уздырырга ниятли­ләр. Ә ”Ярдәм” мәчетенә артистлар чакырып, дини темага концерт куячаклар.


– Мондый мөһим чаралар уздыру бигрәк тә зарур, – ди Нияз хәзрәт. – Бигрәк тә балалар өчен. Чөнки күп вакыт балалардан: “Нинди бәйрәмнәр беләсез?” – дип сорагач, йә Яңа елны, йә туган көнне атап китәләр. Ә безнең төп дини бәйрәм­нәребез – Ураза һәм Корбан гаетләрен белмиләр. Әти-әниләр дә бу изге бәй­рәмнәрне тиешенчә каршы алырга, улларына һәм кызларына моның мөһимлеген аң­лата белергә тиешләр. Шуңа күрә дә мәчетләре­бездә балалар өчен махсус чаралар уз­дыруны гадәткә кертеп җи­бәрергә исәп бар.


Әйтик, Төркиядә Рамазан буе бәйрәм чаралары уза. Шуңа күрә балалар да Ураза һәм Корбан гаетләренең изге бәйрәм икәнен күреп, ишетеп үсә. Ай дәвамында урамнарда казанда ашамлыклар пешә, икмәк исе тарала. Теләгән һәркем бушлай авыз ача ала. Күркәм, изге гамәлләр кыла торган дини бәйрәмнәргә мә­хәббәтне балачактан тәрбия­ләр­гә күнеккәннәр.


Рамазан – ифтар мәҗлес­ләренә йөреп, тамак ягын гына кайгырта торган ай түгел, әлбәттә. Бу изге көннәрдә мохтаҗларны сөендерергә, игелек кылырга да кирәк. Мәчеттәге имамнар әлеге уңайдан нинди гамәлләр кыла, нәрсәгә өнди? Быел “Тынычлык” мәчетендә “Рамазан хәзинәсе” дип язылган суыткыч урнаштырдылар. Теләгән һәркем мохтаҗлар өчен ризыклар китереп куйды. Монысы да – үзенә күрә халыкны тәрбияләү алымы. Диния нә­зарәте “Сабыйга” дигән акция оештырган. Мохтаҗ, авыру балалар өчен киемнәр, памперслар, ризыклар өләш­кән­нәр.


– Рамазан аенда Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре мәчет­ләрендәге имамнар хәлле гаиләләрдән киемнәр, ашамлыклар җыеп, ялгыз әбиләргә, мохтаҗларга таратты, – ди Нияз хәзрәт. – Бу да – үзенә күрә күркәм гамәл. Изге айда халык күбрәк саваплы эшләр башкарырга кирәклекне төшенә башлады. Мөселманнар һәр көннең кадерен белергә тырыша.
Мохтаҗларга ярдәм итү дигәннән, безнең республикада инде ничә еллардан бирле “Зәкят” фонды эшләп килә. Аларның эше нәрсәдән гый­барәт, Рамазан аенда нинди изге гамәлләр кылалар? Татар байлары зәкят түләргә өйрә­неп киләме?


Фонд җитәкчесе Илнур Вәлиев әйтүенчә, быел зәкят түләүчеләрнең саны шактый арткан икән. Әйтик, узган ел Ураза аенда фондта җыелган акча 120 мең сумны тәшкил итсә, быел бу сан сигез тапкыр арткан. “Июль аенда гына 942 мең сум акча җыелды, – ди Илнур хәзрәт. – Әле ай тәмамланмады”. 
“Зәкят” фондыннан яр­дәм сорап килүчеләрнең кү­бесе – инвалидлар. Аларга би­релә торган акча күләме 10 мең сум тирәсе икән. Күп балалы гаиләләргә, ялгыз карт-кар­чыкларга, йорт-­җир­лә­рен­дә янгын чыккан кеше­ләргә дә “Зәкят” үзен­нән өлеш чыгара. Дини уку йортларында белем алган шә­кертләргә дә ярдәм кулы сузалар икән. Быел исә Украинадан кайткан качакларга да акча туплый башлаганнар. “Зәкят” фонды аларга да өлеш чыгарырга уйлый. 
Әлбәттә, мохтаҗлар арасында күп акча кирәк бул­ганлыктан, операция ясата алмаган авырулар да бар. 10 мең сум акча аларга диң­гездәге бер тамчы су кебек кенә. Татар байлары да зәкят бирүнең асылын аңлап, бу мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыксын иде.

 

Алсу Хәсәнова, "Ватаным Татарстан"

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана