4 июньдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае узды. Корылтай кысаларында “Остабикә” конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә Татарстанның 25 районыннан үзен күрсәтә белгән иң сәләтле мөслимәләр катнашты. Алар жюрига үзләренең бәйләү, чигү, ризык әзерләү буенча мөмкинлекләрен күрсәтте.
Конкурста Татарстанның Норлат районыннан Гөлназ Җамалиева (1 нче урын), Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева (2 нче урын) һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина (3 нче урын) җиңүче дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.
“Татар-информ”, Лилия Локманова