Чумачка мәчете быел ачылачак

28 март 2014 ел 12:41

Быел дин йортын гаетләрнең берсендә ачмакчылар. Авыл картлары һәм имам-хатыйп Мәүлет Нуруллин шундый ният белән йөриләр.

Әлегә кадәр Чумачкада беркайчан да мәчет булмаган, үткән елда гына мәктәп бинасының бер бүлмәсен җиһазлап, картлар шунда намазга йөри, авыл өстендә азан тавышы ишетелә башлаган. Шул ук вакытта авылда иман йорты төзү эшенә дә керешкәннәр. Үткән җәйдә 8гә 6 метрлы бура күтәреп, түбәсен япканнар, идән һәм түшәм ясап, ишек куйганнар. Манара да урнаштырылган, тик әлегә ае юк. 
-Биредә халыктан җыелган акчаларга 260 мең сумлык эш башкарылды,-ди мәчет имамы Мәүлет Нуруллин. - Бүген 30 мең сум чамасы акча бар, әле тагын 150-200 мең сумлап акча кирәк булачак. Без авылдашларыбызның матди ярдәменә өметләнәбез. 
Мәчет төзелешенә саллы гына өлеш кертүчеләр бар. Булат Латыйпов 50 мең сум акча биргән, ә аның әнисе Зәйнәп Латыйпова пенсия акчасыннан 10 мең сум өлеш чыгарган. Әмир авылыннан Наҗия Галимова 6 мең сум акча җибәргән. Кайбер авыл мәчетләре дә чумачкалыларны мәчетле итүдә үз өлешләрен керткән. 
Көннәр җылыту белән тәрәзәләр кую эшенә керешәчәкләр, әле бинага электр уты үткәрәсе, мәчетнең җирен дә теркиселәре бар. Халыктан ярдәм җыелуга карап, кечкенә генә булса да веранда да ясалачак. Мәчетнең тирәсен тоту өчен торба белән нефтьчеләр ярдәм итәргә ышандырган. Күмәкләп тотынгач, барын да башкарып була. 
Сүз уңаенда: бүген Чумачкада намазга 4-5 бабай йөри. Гает көннәрендә 40лап кеше җыела.
 

 


Кадрия Гамирова

nashcheremshan.ru

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана