Лашманда мәчет картлары балаларга тәм-том таратты

21 февраль 2014 ел 13:58

Бабайлар исәнлекләре чикле балаларны гына түгел, урын өстендә ятып, беркая чыга алмаган олы буын инвалидларны да онытмаган. Балаларга әзерләнгән 25ләп пакеттан тыш, сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да алар төрле ризыкларны өйләренә үк таратып чыкты.

Оештыручыларның берсе, авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бабайлар инде өченче ел рәттән изге гамәл башкара. “Мин бу дөньяда ялгыз түгел“ дип аталучы программа буенча эшләүче авыл китпханәсе үзе дә әлеге эшләрнең штабына әверелгән дисәң дә була. Физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күргән өчен китапханәне “РИТЭК“ компаниясе 161 мең сумлык грант белән бүләкләгән. Шушы акчаларга алган ноутбук, электрон китап, фотоаппарат ише җиһазлар балалар өчен үткәрелүче чараларда кулланыла. Малайлар исә, өстәл футболы, хоккей уйнап та рәхәтләнә. Сәламәтлеге буенча проблемалары булган 25 балага китапханәчеләр флешкалар да өләшкән.

- Авыл мәдәният йортында оештырылган мондый чараларга минем дә баламны еш чакыралар. Кичәләрне ул бик ошатып кайта. Мәчет картларына, мәдәният хезмәткәрләренә әти-әниләр исеменнән бик зур рәхмәт,- ди Мөслимә Җиһангирова.
 

 

 


Марат Гомәров,

nashcheremshan.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана