Олы Әтнә мәчетендә балаларның намаз уку осталыкларын сынадылар

08 гыйнвар 2014 ел 13:41

"Мәктәп яшендәге балаларны җыеп, намаз уку осталыкларын барларга уйладык”, – ди район мөхтәсибе Наил хәзрәт.

8 гыйнвар көнне Олы Әтнә мәчетендә узган әлеге чараны бәйге дип атауга каршы ул.

– Бәйге дигәч, балалар арасында куркып килмәүчеләр булыр. Ә монда гап-гади – киресенчә, белеп бетермәүчеләргә ярдәм итәбез. Тырышкан балаларга бүләге дә була, – дип елмая Наил хәзрәт.
Бәрәскәдән бер төркем балаларны Люция абыстай алып килгән. Суфия абыстай белән Мәхмүт абый җитәкчелегендә килгән Күңгәр делегациясе бик ишле күренде.
– Әле беренче елларын гына дини сабак алалар. Бирегә 12 бала алып килдек, – ди Суфия апа.
Түрдә, өстәл артында утыручы мөхтәсибәт әгъзалары дин юлына яңа адымнар сала башлаган балаларның осталыкларын бәяләделәр.
 

 

Хәмит БАДИКОВ,

atnya-rt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана