“Азан” - Татарстанның беренче дини радиосы

16 декабрь 2013 ел 10:08

Бүген киң җәмәгатьчелеккә “Азан” интернет-радиосын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты канаты астында эшли башлады.


Күптән түгел генә аваз салган дини радионы тәкъдим итү чарасына дин әһелләре, депутатлар, иҗатчылар һ.б. килгән иде. Инде дүрт ай дәвамында исламның асыл кыйммәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткереп килүче “Азан” радиосының баш мөхәрриреАйназ Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, биредә дини генә түгел, ә фәлсәфи, шулай ук татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар әзерләнә. Татарстан республикасының беренче дини интернет-радиосында тапшырулар ике дәүләт телендә: русча һәм татарча алып барыла.

Баш мөхәррир сүзен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәлам хатын җиткерүдән башлады. “Барлык дин әһелләре өчен Исламның асыл кыйммәтләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим. Аларны мөселманнарның яхшы холкын, кардәшлек һәм берлек хисләрен саклау, ныгыту берләштерә. ИншАллаһ, бүгенге көндә әлеге ниятне тормышка ашыру һәм динебезнең асылын җиткерүнең күп төрле ысуллары бар. Дәгъват эшен оештырып, китаплар да чыгарабыз, журналлар, газетлар бастырабыз. Хәзерге көндә шушы сабырлык, тәвәкәллек һәм белем таләп итә торган дәгъват эшен интернет челтәрендә оештыру, алып бару да зарур эшкә әйләнде. Чөнки күпләрнең тормышына интернет чыганаклар тәкъдим иткән мәгълүматлар зур йогынты ясый. Кешеләргә дини гыйлемнәрен арттыру, иманнарын ныгыту өчен интернеттан укырга гына түгел, тыңларга да мөмкинлек тудыру кирәк. Диния нәзарәте, менә шул хакта уйланып, “Азан” дип аталган интернет-радио булдыру максатына килде”, - диелгән мөфти хатында.


Татарстандагы беренче интернет-радионы гамәлгә ашыруда “Татмедиа” ААҖнең булышлыгы да зур. Аның генераль директоры урынбасары Марат Ибляминов та яңа сөйли башлаган радио хезмәткәрләренә үз фикерләрен җиткерде һәм бу чараны тарихи вакыйга дип билгеләп узды.

Ике телдә эшли башлаган интернет-радио Татарстанның ислам дөньясында яңа дәвер икәнен раслаучы фактор булып тора. Бүгенге көндә радиода татар һәм рус телләрендә алтышар тапшыру әзерләнә. Теләүчеләр интернет челтәрендәhttp://radioazan.ru/ сайтына керә һәм радио тыңлый ала: 

Проект авторлары ышандырганча, хәзерге вакытта сайт камилләшә, ныгый. Радиода журналистлардан тыш танылган дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр тапшырулар алып бара. Тәүлек буена мөнәҗәтләр, Коръән аятләре һәм яңалыклар белән үрелеп барган программа үзенең даими тыңлаучысын да булдырган. Киләчәктә Россия һәм чит илләрдә гомер итүче дин кардәшләребезнең яңалыклары белән даими рәвештә таныштырып бару да карала.

“Азан” радиосы, исеменнән күренгәнчә, дин, иман кушуы буенча яшәргә өнди, биш вакыт намазга чакырган азан тавышын ишеткән инсаннар күңелендә иман орлыгы салырга ярдәм итә. Киләчәктә ислам телеведениесе дә булдыру нияте юк түгел Татарстан дин лидерларының.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Без инде олы кешеләр, тормыштагы кайбер яңалыкларны аңлап та бетермибез. Ләкин интернет дигән җирдә үзебезнең радио булу сөендерә торган хәл. Хәзер үзебезнең Диния нәзарәтебезнең радиосы булгач, иң беренче шуны ачып тыңлыйм. Хәерле дәвамы булсын. “Хозур” дигән нәшриятыбыз булу да яхшы. “Ислам” дигән телевидениедә, Аллаһы кушса, булыр дип өметләнәм мин”, - ди баш казый.


Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана