Бик хикмәтле бәйрәм - Корбан-бәйрәм

11 октябрь 2013 ел 16:38

Милләтне әхлакка, чисталыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди торган бәйрәмнәр ислам дине белән килгән. Ислам диненең һәрбер бәйрәме бездә әхлакый сыйфатлар тәрбияли: әдәпле булырга, начар сыйфатлардан ваз кичәргә өйрәтә. Корбан гаетенең дә хикмәте бар. Җәмгыятьтә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буенча ит ашамаган кешеләр булуын да беләсездер. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Корбан бәйрәме чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте (аш мәҗлесе) булып тора. Бу илаһи зыяфәт такы-токы яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә ныграк урын ала.

Корбан бәйрәме көнендә барча мөселманнарның калебе-күңеле дуслык, туганлык, сөю, хөрмәт, кызгану, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Ул көнне нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Ата-ана һәм балалар, туганнар һәм дус-ишләр, күршеләр һәм хезмәттәшләр – һәммәсе дә бер-берсен изге бәйрәм белән тәбрик итә.

Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Бу мөбарәк көндә мөселманнар таңнан торып, госел коенып, авызларын пакьләп, яхшы киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, җәмәгать булып мәчеткә  гает намазын укырга бара. Гаеткә барганда юлда туктап, тәкбир тәшрик (“Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләәә иләәһә илләллаһу уәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”), ягъни Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, бөек Аллаһтан гайре Илаһ юктыр, Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактау булсын дип әйтү – сөннәт, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең гадәте. Гает намазыннан соң, һәрбер хәлле мөселманга корбан чалып, җәмәгатьләрен һәм килгән кунакларын һәм күршеләрендә булган фәкыйрьләрне хөрмәт кылу ваҗиб, ягъни тиешле.

Бу изге көндә күк капуслары ачык була, барлык фәрештәләр Аллаһтан адәм балаларының гөнаһларын кичерүне сорап, изге тәсбихтә булалар. Бу изге таңда мәчет манараларыннан әйтелгән азан, кылынган изге гамәлләр хөрмәтенә Аллаһ рәхмәте белән галәм изге нур белән тула.

Корбан бәйрәменнән алдагы көн, ягъни Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне –  Гарәфә көне дип атала. Бу көндә хаҗ гамәлләре кылына һәм бөтен дөньядан җыелган берничә миллион хаҗилар Гарәфә көнендә дога һәм гыйбадәттә була. Корбан бәйрәменең тарихына күз салыйк әле. Ибраһим галәйһиссәлам үзенең нәзерен үтәргә, ягъни Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен улын бугазлыйм дип торганда, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, Җәбраил фәрештә бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга куша һәм “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр” дип әйтә. Ибраһим галәйһиссәлам тәкбирне ишеткәч: “Ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр”, – ди һәм аннан соң Исмәгыйль галәйһиссәлам болай дип өсти: “Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”. Хәзер мөселманнар бу сүзләрне Гарәфә көнендә һәм Корбан гаете көннәрендә һәрбер фарыз намаздан соң кабатлый. Ибраһим галәйһиссәлам улын азат кыла һәм Җәбраил фәрештә алып килгән куйны  чала.  Шул вакыттан бу йола безгә бәйрәм булып керә. 

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана