"Тузмый торган бүләк"

10 октябрь 2013 ел 14:15

11 октябрь көнне 14 сәгать 00 минутта Тукай урамы,74 адресы буенча урнашкан Г.Тукай исемендәге музейда Сәйдә абыстай Аппакованың "Тузмый торган бүләк" исемле китабының презентациясе була. 

Сәйдә Фәесхан кызы Аппакова  – 1990 елдан бирле тирә-ягындагыларга дин-исламыбызны аңлатучы, бигрәк тә балаларга ислам нигезләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштыручы остаз-мөгаллимә. Милли, дини уяну, күтәрелеш чоры дип бәяләнгән үзгәртеп кору елларында Сәйдә Аппакова республиканың массакүләм мәгълүмат чараларының көтеп алынган абыстаена, нәсихәтчесенә әйләнә. Тиздән аны Россия, Татарстан шәһәрләренә, районнарга, авылларга чакыралар. Бала чагында, үсмерлектә газиз әти-әнисеннән алган "тузмый торган бүләк" дини гыйлемен һәркем белән теләп уртаклаша, инсаннарга иманлы юлны табарга булыша.
Журналист Вәсилә ханым Рәхимова ( 40 елдан артык кулында каләм “уйнаткан”, дин-ислам юлында хезмәт итүче замандашларыбыз сериясендә бер-бер артлы китаплар чыгаручы) мөхәррирлегендә әзерләнгән әлеге бүләктә авторның хезмәт һәм тормыш юлы яктыртылган. Шулай ук биредә абыстайның гомер буе халкыбызга ирештерә килгән үгет-нәсихәтләре, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итү елларында аралашкан олы шәхесләр хакында җылы истәлекләр тупланган. Җыентык яшьләргә адресланса да, халкыбызның гасырлар буе туплаган дини кыйммәтләр, гореф-гадәтләрне алып бару рәвешләре бәйнә-бәйнә аңлатылганлыктан, ул галимнәребез, булачак дин әһелләре, халык белән эшләргә җыенучылар өчен дә мәгълуматлы, кызыклы өстәл китабы булыр дигән нияттән нәшер ителгән.

Әлеге китапка Сәйдә абыстай Аппакованың радио-телевидениедә, газета-журналларда, оештыру-чараларда ясаган чыгышлары, нәсихәтләре, "Дәү әни" дәресләре тупланды.

 

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана