«Без – үз дәверебезнең балалары» (Якупов укуларында күп сорауларга җавап эзләнде)

09 сентябрь 2013 ел 12:45

Кичә, ягъни 4 сентябрь Россия ислам университеты Вәлиулла хәзрәт Якуповның дусларын, хезмәт­тәшләрен һәм күпмедер күләмдә аның юлын дәвам итүчеләрне янә үзенә җыйды. Күпкырлы шәхес булган дини лидер шул көнне дөньяга килгән.

Коръән аятьләре белән башланып киткән мәҗ­лескә кереш сүзне беренче булып РИУ ректоры Рә­фыйк Мө­хәм­мәтшин әйтте. «Бүген безгә дин өлкәсендәге төрле мәсьәләләрне фән югарылыгына күтәреп, уртага салып сөйләшү, милли зыялыларыбызга, халыкка ирештерү җитенкерәми. Вәлиулла хәзрәт яңа чорда бу эшне башлап җибәрү­челәрнең берсе иде. Ул теләсә кайсы аудитория белән уртак тел табып, үз фикерен җиткерә белде. Әлеге эш сөючән кеше үз фикерләрен бер атна эчендә китапчык, брошюра итеп җиткерергә, ә бер айда хәтта фәнни диссертация әзерләп бетерергә сәләтле булуы белән истә калды. Әлбәттә, аның хакында фикерләр төрле, ул каршылыклы шәхес дип сөй­ли­ләр. Шунсыз була да алмый, без һәммәбез яшәү дәверендә фикри эволюция кичерәбез. Без – үз дәверебезнең балалары», – диде ректор үз чыгышында.
Татарстан Мөселманнарының үзәкләштерелгән диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исә Вәлиулла хәзрәтнең бабаларыбыз мирасына таянган нәшрият, мәгариф системасы булдыру һәм дини татар зыялылары тәрбияләү омтылышында куйган өлешен югары бәяләде. «Аның тарихи мөселман зиратларының картасын булдыру хыялы бар иде. Иншалла, Диния нәзарәте бу мөһим эшне дәвам итәр», – диде мөфти хәзрәт һәм үзләрен хәнәфи мәзһәбеннән дип атап та, матуруди гакыйдәсен кабул итмәүчеләрне тәнкыйтьләп, бу төшенчәләрнең бер-берсеннән аерым яшәмәүләре турында сөйләп узды. «Безнең барлык дин галимнәребез дә сөнниләр, хәнәфиләр, матурудиләр булган», – диде ул.
ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьә­ләләре, ТР Президенты Департаментының дини оешмаларның үзара багланышлары идарәсе буенча җитәкчесе Илнур Гатауллин Вәлиулла хәзрәтнең исән вакытында динчеләр һәм түрәләр арасында күпер булып торганлыгын искә алды.
Шуннан сүз конференциянең докладчыларына тапшырылды. ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров «Россиядәге исламда мето дини тәгълимат: проблеманың куелышы» дигән темага чыгыш ясады, фәнни-дөньяви һәм дини тәгълиматны аера белергә, шул ук вакытта икесе бе­лән дә кызыксынырга, санлашырга чакырды. Ә мөфтинең элекке беренче урынбасары, хәзерге вакытта ТР МДН голамәләр шурасы рәисе, РИУның ислам динен өйрәтү кафедрасы мөдире Абдулла Әдһәмов «Бүгенге җәмгыятьтә имамның роле» темасына ачыклык кертте. Имамнар өчен уку әсбабы төзүләре, бүгенге муллаларның өсләренә нинди бурычлар йөкләнүе, аларның ни рәвешле һәр эшне дөрес көйләп алып ба­рырга тиешлекләре хакында җиткерде.
Конференция барышында «Традицион һәм традицион булмаган исламны күзаллау», «Яшьләр арасында толерантлык тәрбияләүдә ММЧ роле», «Сөн­ниләр гакыйдәсендә «Әл-ифтирак» хәдисе», «Россиядә ислам икътисадын өйрәнү», «Вакыф үсешендә Вәлиулла хәзрәтнең өлеше», «Исламда дәүләт һәм хокук теориясе», «Җиһад» концепциясен дөрес аңлау», «Дини оешмаларда архив туплау мәсьәләсе» һәм башка темаларга белгечләрнең эзләнүләре һәм мөнәсәбәте чагылыш тапкан чыгышлар ясалды.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ,

"Шәһри Казан"

 

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана