Исемнәрен кемнәр куйган?

20 август 2013 ел 14:00

Ий, мөэминнәр, ...вә бер -берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнардыр. («Хүҗүрат» сүрәсе).

– Фердинанд, кил бире, менә урын бушады, – диде автобус салонында янәшәдә басып торган ханым, урта яшьләрдәге ир кешегә карап.
– Рәхмәт, Лемара! Мин басып кына барам, менә внучкам Айгуль утырсын,– диде ир кеше һәм 3-4 яшьлек кызчыкны буш урынга утыртты.
Бер минут эчендә татар кешеләре авызыннан колакка ятмаган 3 исем һәм «внучка» сүзләрен ишеткәч, өстемә салкын су койгандай булды. Тирә-яктагы кешеләр алдында да кыенсынып киттем.
«Кыямәт көнендә үз исемнәрегез белән, ата-аналарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз, балаларыгызга гүзәл исемнәр кушыгыз», – дигән үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в).
Нишләп соң үзен татар, мөселман итеп санаган татар кешеләре үзенең йөрәк җимеше, бар кадергә лаек баласына көфер исем куша?! Шушы мәсьәлә күңелләрне әрнетә, рәнҗетә, башка милләтләр алдында хурландыра да. Мең еллап яшәп ятучы милләтебезнең үзенә хас булган, динебезгә, тормыш-көнкүрешебезгә туры килгән, һич булмаса, колакка ятышлы исемнәр кушсак, һәркемгә кулайрак була түгелме?! Менә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның моннан 100 еллар элек язылган хезмәтләрендә телгә алынып үтелгән татар кешесе исемнәре: Гали, Салих, Зыя, Зыятдин, Самат, Фатыйх, Вахит, Газиз, Таһир, Сабир, Сафа, Сәйфетдин, Вафа, Сәет, Әхмәт, Ярулла, Галия, Фатыйма...
Татар кешесенең ата-анасы кушкан исемнәренең күбесе документлар тутырганда үзгәртелеп языла. Шәхсән үземнең бабам Җәләлетдин булган. Әтием тугач, аның таныклыгына Залялетдин дип язганнар. Ә мин дөньяга килгәч, фамилияне тагын да үзгәрткәннәр. «Хәзер Советлар заманы. Фамилиядә «дин» сүзе булырга тиеш түгел»! – дигән авыл советы сәркатибе. Шулай итеп, Җәләлетдиннән Залялов булып киттек.
Кыямәт көнендә безне Заляловлар дип чакырсалар, бабаларыбыз Җәләлетдин, Таҗетдиннәр безне ничек итеп танырлар инде?! Ул чакта без бер-беребез белән күрешә алмый аптырашмабызмы икән?

 


Расих ҖӘЛӘЛ,

"Шәһри Казан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана