Төп бәйрәм намазы Кол Шәрифкә кайта

02 август 2013 ел 14:23

Мәскәү мәчетләре Гает намазына киләчәк бар кешене дә сыйдыра алмый. Шул уңайдан 8 август көнне башкалада өстәмә дүрт бәйрәм мәйданы эшләячәк. Казанда исә төп бәйрәм намазы Кол Шәриф мәчетендә укылачак. Ә 9 август көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында Британия җырчысы Сами Йосыф чыгыш ясаячак.

Якынча 2 миллион мөселман яшәүче Мәскәүдә бүген нибары 4 мәчет кенә эшләп килә. Билгеле, әлеге гыйбадәтханәләр 8 август көнне бәйрәм намазын кылырга килүче һәркемне сыйдыра алмаячак. Шуңа быел шәһәр җитәкчелеге алар өчен өстәмә 4 мәйдан бүлеп бирергә булган. Ураза намазлары “Локомотив” стадионында, “Сокольники” мә­дәният һәм ял пар­кының 2нче павильонында, Ок­тябрьнең 60 еллыгы исемендәге паркта һәм “Изумрудный” физ­культура-сә­ламәтләндерү комплексында укылачак.

Татарстан мөселманнары Ди­­­ния нәзарәте исә республика мө­селманнарына бәйрәм уңа­ен­­нан үзенчәлекле бүләк ясарга булган. 9 август көнне Казанда Г. Камал театры каршындагы мәй­данда бәйрәм концерты узачак. Казан халкы һәм кунаклары өчен “Нәшидуль-Ис­лам” төр­ке­ме, Ильяс Халиков һәм татар мө­нәҗәтләрен башкаручылар чыгыш ясаячак. Номерлар арасында тамашачыга республика имам­­­нары вәгазь сөй­ләячәк. Бәйрәмнең төп кунагы буларак, сәхнәдә Британия җырчысы Сами Йосыф чыгыш ясаячак. 5 альбом авторы булган җырчы өчен бу – Россиядәге беренче концерты. Оештыручылар лазерлы шоу һәм салют та вәгъдә итә.

Бәйрәм намазының турыдан-туры трансляциясе исә 8 август көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта башланачак. Быел Гает намазы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә укыла.

"Ватаным Татарстан"

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана