Ай беткәнче бирергә

02 август 2013 ел 12:34

«Быел фитра сәдакасының күләме күпме һәм аны кайчанга кадәр бирергә кирәк? Гөлсем Вәлиева».

Фитра сәдакасын, Рамазан ае беткәнче бирергә кирәк. Быел Рамазанның ахыргы көне 7 августка туры килә.
Фитра сәдакасы, Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип сәдака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра сәдакасының күләме 50-300 сум дип билгеләнде.
Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).
«Кешеләр үзләренең малларыннан өлеш чыгара, ул – мәрхәмәтлелекне тәрбияли торган сыйфат», – ди дин әһелләре. Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. «Без шатланган кебек, алар да сөенсен», – ди мөселманнар. Дин әһелләре фитра сәдакасының күләмен үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.
Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 120 мең сумнан кимрәк булган очракта) бирелә, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

“Шәһри Казан”

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана