“Күпләр дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аңламый”

18 июнь 2013 ел 15:58

Кемнәр алар ваһ­һабчы­лар? Бүген­гесе көндә уңга да, сулга да – барча кешеләр­гә “ваһ­һабчы” дигән ярлык тагу сезгә бу сорауны бирергә мәҗ­бүр итте. Нигә шулай? Әллә бу уйлап чыгарылган бер провокацияме? Мөсел­маннар­га сә­бәпсез бәйләнер өчен бер уйдырма кирәк бит. Каян килеп чыккан ул? Менә шул со­рау­га җавап бирсәгез иде. Дөрес­лекне җиткерсәгез иде.

Зөфәр хәзрәт

 

Редакциягә әнә шундый эч­тәлектәге хат килеп төште. Без инде бу хакта сөйләшү өчен Татарстан Диния нәзарәте рәисе­нең беренче урынбасары Рөс­тәм Батыровка мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, зур шә­һәр­ләрдә генә түгел, район-авыл­ларда да мондый хәл бар. Әл­бәттә, бу мөселман­нарның бүл­гәләнүенә дә ки­терә. Мондый четерекле хәл­дә гади халык кына түгел, хәзрәтләр дә югалып калган ә­нә. Алга таба нишләргә, ничек хак юлга чыгарга? Хатта язган Зөфәр хәзрәтнең өзгә­лә­нүендә дөреслек бар бит.

– Проблема, чыннан да, юк дип әйтеп булмый. Дин әһеллә­ренең икегә бүленүе беркемгә дә ошамый. Бүген кайбер яшь­ләрдән: “Син борынгыдан, әби-бабайлардан килгән Әбү Хәни­фә мәзһәбен тотасыңмы?” – дип сорыйсың икән, ул: “Юк”, – дип җавап бирә. Аңа нәрсә дип әй­тергә? Дөрес, ул – мөселман кешесе. Шул ук вакытта безнең го­реф-гадәтләрне танымый. Әй­тик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткә­рү гадәте бар. Алар аны да кабул итми, танымый. Без халык­ның бүлгәләнүен теләмибез, алар­ның бердәмлеге бик мө­һим. Башка идеологияләр керт­кән көчләрне күрмәмешкә салышып калу дөрес түгел, әлбәт­тә. Югыйсә тәвә кошының комга башын тыгуы кебек булачак бу. Әхмәтһади Максуди язган “Мөгаллим мусалим” дип аталган дәреслек бар. Бу әсбап бөтен мәктәпләргә таратылган, мин үзем дә Коръәнне шул дәреслек белән укырга өйрән­дем. Менә шул китапка үзгәреш керттеләр. Хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгән ышануның ике өлешле билгеләмәсен өч өлеш­тән дип үзгәртеп керттеләр. Бу үзгәртү кайбер аңлатмалар буенча радикаль идеологиягә китереп чыгара. Әгәр бездә чит идеологияләр юк дибез икән, моны кем эшләде? Шушы рә­вешле безнең дәрәҗәле дин белгечләренең хезмәтләрен фай­даланып, чит идеологияне тагуга бу бары бер мисал. Шәхси карашларны татарның атаклы галиме, дин әһеле фикере итеп чыгару, әлбәттә, бернинди дә кысаларга сыймый.

– Яшьләр турында әйтеп киттегез инде. Андый проб­лемалар авыл җирендә дә бар. Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде.

– Халык белән көрәшергә ярамый. Бары тик элек-электән килгән, безнең халкыбызны сак­лап калган хак ислам динен, пәйгамбәребез тарихын сөй­ләргә, аңлатырга кирәк. Күпләр бит дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аң­ла­мый да кала. Бер тикше­рүче сәләфитләрнең, ваһһабчы­лар­ның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган.Бу – Татарстанга гына хас кү­ренеш түгел, башкаларда да шул ук хәл хөкем сөрә. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләр­не яшьләр аңлап бетерми, әл­бәттә. Кай­берләренә каршылык, килеп туган ыгы-зыгы ошый төшә, романтикага биреләләр. Бу вәз­гыятьне бит бәйнә-бәйнә аңла­тырга кирәк. Дөрес, бүгенге көндә берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Хак динебезнең матурлыгын, самимилеген күрсәтә белергә генә кирәк. Башкача була да алмый. Безнең халыкта катлаулы чорларда да динен сак­лап калырлык акыл, зиһен җитәрлек булган, хәзерге көндә дә шуны эшкә җигик.

– Әлеге вәзгыятьне бәйнә-бәйнә аңлатырлык гыйлемле имамнар кирәк ләбаса. Ә авыл җирлегендә алар юк дәрә­җәсендә. Сез әйткән хак диннең матурлыгын аңлату, төшендерү өчен әбисеннән бер­ничә дога өйрәнеп калган бабай белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Мәдрәсә тә­мамлаган, авыл халкы белән иңгә-иң терәп эшләрлек, ур­так тел табарлык дин әһел­ләре кирәк. Ә бу күп авыл­ларның авырткан, сызлаган җире. Мә­четләр салдык, лә­кин халыкны бергә туплап, вәгазь сөй­ләрлек имамнар юк.

– Моннан берничә ел элек мәчетләр дә юк иде. Кайчандыр бөтен Татарстан буенча биш мәчет төзелсә, бүген мең ярымга якын исәпләнә. Бинаны булдыру җиңел, әмма анда халыкны тарту мәсьәләсе шактый катлаулы. Бүген дин әһелләрен әзерләүче уку йортларыбыз да күбәйгәннән-күбәя бара. Ике дистә еллар элек артка борылып карасак, боларның бит берсе дә юк иде. Дөрес, рес­публикада тиз арада күп мә­четләр салынды, әмма аларны имамнар белән тәэмин итеп өлгерә алмыйбыз. Диния нәза­рәте бу юнәлештә эшли, әлбәт­тә. Яңа мөфти килү белән әлеге өлкәгә шактый гына үзгәрешләр керергә тора. Авылга кайтучы яшь имамнарга 180 мең сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Мәчеттә имам булып эшләү бик зур җаваплылык сорый торган хезмәт, ул гыйлеме ягыннан гына түгел, әхлагы, үз-үзен тотышы белән дә туры килергә тиеш. Чөнки тәүлектә 24 сәгать буе шушы вазыйфаны үтәү күп ихтыяр көче сорый. Динне бит җитмеш ел буе бе­терергә тырыштылар. Менә шул иманыбызга балта чапкан чорларны егерме елда гына аякка бастыру авыр, әлбәттә. Моңа вакыт кирәк.

– Дин әһелләрен гарәп илләрендә укып кайтканы өчен ваһһабчы дип әйтү дөресме?

– Юк, әлбәттә. Һәр гарәп ваһһабчы дип әйтү дә дөрес була алмый. Безнең яшәешебез чит ил мөселманнарыныкы белән бөтен килеш туры килми. Атаклы дин әһеле Йосыф әл-Кардавины күпләр белә, аның китапларын тәрҗемә итәләр. Күптән түгел ул, Россияне ислам дөньясының төп дошманы, дип игълан итте. Россиядә чыккан товарны мө­селманнарга сатып алмаска боерды. Без бу шәех­ләргә ияреп, Россиядә чыккан мөселман әйберен сатып алмаска тиешме? Моның сәяси уен икәне күренеп тора. Дөрес, безне алар белән дин, Коръән берләштерә. Әмма кайбер дин әһелләре сәясәт белән мавыгып китә.

Ә шәкертләрнең чит илдә укуына килгәндә, бүген дә яшь­ләр белемнәрен чит илләрдә камилләштерә. Анда барысы да начар икән дип уйларга ярамый. Дөрес, үзгә идеология­ләрен тагучы илләр бар. Моны инкарь итәргә ярамый. Шә­кертләрнең алып кайткан белеме, әлеге илнең тәэсире безнең файдагамы, юкмы? Бүген әнә шул сорауны кую зарур. Россия белән мәдәният, сәнәгать өлкә­сендә хезмәттәшлек итүче дәү­ләтләр дә шактый. Шул ук вакытта Россия белән уртак тел таба алмаган, аңа мөнәсәбәте тискәре булган илләр дә бар. Андыйлар дин өлкәсе аша тәэсир итәргә тырыша, ә бу безнең файдага булмас­ка да мөмкин.

«Ватаным Татарстан», № 85, 7 июнь 2013 ел

Әңгәмәдәш – Алсу Хәсәнова

 

 

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана