Гарәпләрне авылга чакырдылар

19 март 2013 ел 12:09

Татарстан делегациясе атна ахырында Согуд Гарәб­станында булып кайтты. Бу илгә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглу чакыруы буенча барган Татарстан Пре­­­зи­­дентының сәфәре берничә очрашу һәм Җиддә шәһәрендә булган халык­ара икътисадый форум белән генә чикләнмәде. Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә кече хаҗ йоласын да башкарган.

Республика башлыгы бе­лән бергә Согуд Гарәб­станына Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, рес­пуб­лика­ның Инвестицион үсеш агент­лыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе Роберт Миң­негалиев, Прези­дентның ха­лык­ара мәсьәлә­ләр буенча яр­дәмчесе Радик Гыйматдиновлар да барып кайтты. Аларның бу илгә сә­фәре изге гамәл белән башланып китте. Делегация вәкил­ләре Мәккә шәһә­рендә кече хаҗ, ягъни гомрә йоласын башкарган. Татарстан Прези­дентының мат­бугат үзә­ге хә­бәр итүенчә, Җиддә шәһә­рендә исә Миң­неханов Ислам үсеше банкы төркеме башлыгы Әхмәт Мө­хәммәд Али әл Мәдәни белән очрашты. Рес­публика җитәк­че­се әйтү­ен­чә, әле­ге сә­фәр без­некеләргә изге урыннарда булу, икътисадый форумда катнашу, яңа элем­тәләр кору һәм Татарстанны таныту мөм­кинлеге бирә. “Ислам үсеше банкы (ИҮБ) белән корылган мөнә­сәбәтләр без­нең өчен бик мө­һим. Бу элем­тәләр әле без­нең беренче Президентыбыз Мин­ти­мер Шәй­­ми­ев эшләгән чорда ук башланды”, – дигән Миңне­ха­нов. Тик Татарстан белән Согуд Гарәб­станы арасындагы икътисадый хез­мәт­тәш­лек әлегә тиешле дәрә­җәдә түгел. Моңа җавап итеп Әх­мәт Мөхәммәд Али әл Мә­дә­ни бу илгә бездән азык-тө­лек җибәрү мөмкин­леге барлыгын әйткән. “Дө­рес, бу әле хыял гына. Әмма аны тормышка ашырып була”, – дигән ул. Миң­неханов фике­ренчә, Та­тар­станның чит­кә сату өчен азык-төлек җитеш­терү мөм­кин­леге юк түгел. “Безнең җиребез дә күп, суыбыз да бар. Тик бу эшкә алыну өчен ин­вестиция­ләр кирәк, – дигән ул. – Шуңа күрә Согуд Гарәб­ста­нында­гы эшмә­кәрләр без­дәге авыл хуҗа­лыгы тармагына кер­сә яхшы булыр иде. Моңа берни дә комачау итми, ил җитәк­челеге дә чит илдән кер­гән инвестиция­ләргә уңай мө­нә­сә­бәттә”. 

Бу мәсьәләләр турында Ислам хезмәттәшлеге оеш­масы­ның (ИХО) генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглу белән очрашу вакытында да сөйләш­теләр. Безне­келәр Согуд Гарәб­ста­нына нәкъ менә аның чакыруы буенча барды. Ихсаноглу Татарстан башлыгын бу оешма тарафыннан уздырылучы чараларга да чакырган. Сүз уңа­еннан, алар арасында авыл хуҗалыгы сәнә­гате форумы да бар. Генераль секретарь әйтү­енчә, ИХО Татарстанга Болгар һәм Свияжскины ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемле­генә кандидат буларак танытуда ярдәм итәр­гә әзер. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Ислам ил­лә­ре арасында фән һәм мәгариф юнә­лешләрендә дә элемтәләр урнаштырырга ки­рәк. Ә Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан мөсел­ман илләре белән мөнәсә­бәтләрне җайга сала, икътисад, финанс, инвести­ция­ләр җәлеп итү өлкәсендә хез­мәт­тәшлекне ныгыта. Респуб­лика башлыгы әйтүенчә, хәзер­ге вакытта Россиядә хаҗ сәфә­рен оештыру һәм хәләл продукция җитештерү үсеш алмаган. Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшле­ге оешма­сының бу мәсьәлә­ләрне хәл итүдә катнашуына өмет белдерде. Моннан тыш, туризм тармагын җәел­дерү мөмкин­леге дә бар. 

Татарстан вәкилләре Җид­дәдә Ислам хезмәттәш­леге оеш­масы уздырган халыкара икътисадый форумда да катнашкан. 13 мәртәбә оештырылган әлеге чарада Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­не­ханов та чыгыш ясаган. Форум кысаларында Рөстәм Миңне­ханов Мәк­кә провинциясе әмире Халид әл Фәйсал белән очрашкан. Татарстан президенты әлеге сәфәрне һәм Мәк­кәдә кече хаҗ гый­бадәтен оештыруда ярдәме өчен әмир­гә рәхмә­тен бел­дергән. Согуд Га­рәб­станына нигез салган беренче патша­ның оныгы һәм хә­зерге пат­шаның улы Халид әл Фәйсал шигырьләр яза. 2010 елда Түбән Новгородтагы “Мәди­нә” нәш­ри­яты аның “Хәреф һәм төс” исемле җы­ентыгын рус телендә чыгарды. Шушы елның мартында Татарстан китап нәш­рияты бу китапны (Ркаил Зәй­дул­ла тәр­җемә­сендә) татар те­лен­дә бастырды. Миң­неханов беренче нөс­хәне авторга тапшырды һәм аны Казанга китапны тәкъдим итү тантанасына чакырды.

Илнар ХӨСНУЛЛИН , ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана