Исәнме-саумы, күршекәем!

18 гыйнвар 2013 ел 11:46

Күпчелегебез һәр иртәне күршеләре белән шушы сүзләрне әйтеп, исәнләшеп каршылый. Кайчагында алар белән мөнәсәбәт, еракта яшәүче туганнарга караганда, күпкә җылырак була. Кем ничек уйлыйдыр, яхшы мөнәсәбәт күңелне күтәрә, дини тәрбия сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә, минемчә. Юкка гына халык: “Йорт өчен җир сайлаганчы, күршеңне сайла”, – димәгәннәрдер.

Менә безнең күршебездә шундый кешеләр яшәве бик куанычлы. Мамадыш районы, Уразбахты авылында яшәүче күрешебез Шакировлар гаиләсе күпләргә үрнәк. 2011 елның 12 августында Уразбахты авылы халкы зур югалту кичерде: егерме ел буе имам-хатыйб булып эшләүче Зиннур хәзрәт Шакиров вафат булды. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү рөхсәт ителмәгән, дин тотучылар гаять авыр шартларга куелган елларда дөньяга килеп, гомер юлында яшәү, имам булып эшләү мисалы, киңкырлы эшчәнлеге чыннан да үзе бер галәм, үзе бер дәвер. Җөмһүриятебездә динебез үсеш кичергән чорда Зиннур хәзрәт, мәхәллә халкы белән бергәләп, Аллаһ йортын төзергә алына. Килеп туган авырлыкларга карамастан, Аллаһның рәхмәте белән алар бу эшне башкарып чыгалар. 1994 елның апрелендә мәчет ачыла. Авыл өстендә күңелләргә үтеп керердәй моңлы азан тавышы яңгырый. Шул еллардан башлап Зиннур хәзрәт имам-хатыйб буларак үз халкына дини хезмәт күрсәтә башлый. Ул бу вазифасын бик яхшы үтәде, районыбызның мөхтәрәм хәзрәте иде. Хәзер имамлык эшен Рамил Шакиров алып бара. Туган авылыма кайткач, азан тавышы ишетү белән, әниемнән: “Кем шулай моңлы итеп азан әйтә?” – дип сорадым. Әнием: “Күршебез Рамил”, – дип куйды. Рамил абый – үрнәк гаилә башлыгы. Шулай бервакыт аның белән әңгәмә корабыз. Ул сөйли, мин тыңлыйм: “Иртән уянып күземне ачуга ук, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йоклап тордым дип, күңелемнән Ходайга рәхмәт укыйм. Өстәл яныннан киткәндә исә ашарга ризыгым булганы өчен шөкер итәм. Эшкә барганда көннең матурлыгына сокланып, күбәләк-күбәләк булып яуган карларга карап, – әле ярый шушы гүзәллекне күрергә күзләрем, шушы карны шыгырдатып йөрергә аякларым, үземә ошаган, күңелемә якын эшем, шул эшкә йөрергә сәламәтлегем бар дип, – үз хәләл көчем белән эшләп тапкан акчам булганга сөенеп, көненә әллә ничә тапкыр Аллаһка рәхмәтләр укыйм. Аңардан зур акчалар да, затлы туннар да, кыйммәтле машиналар да сорамыйм, булганына мең кат шөкер итәм, алга таба да Аллаһ Раббыбыз ризыктан, эштән, саулыктан аермаса иде, дип телим”.

Менә нинди матур гаилә яши Мамадыш районының Уразбахты авылында. Җәмәгате Әлфия апа бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Ике уллары да тормышта үз урыннарын табып, оныклар белән сөендерделәр. Бүгенге көндә әниләре Сания апаны кадерләп яшиләр. Бу дини гаиләгә Аллаһы Тәгалә алга таба да саулык-сәламәтлек насыйп итсә иде. Зиннур хәзрәтнең эшен дәвам итүче Рамил абыйга да Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

 

Фирая Мингалиева,

Мамадыш районы

Уразбахты авылы

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана