Коръәннең Бетси Шидфар тәрҗемәсе

27 декабрь 2012 ел 15:21

Коръәнне русча тәрҗемә итүчеләр арасыннан Крачковский, Кулиев, Османов, Пороховалар билгеле. Әмма киң җәмәгатьчелеккә танылмаганнар да бар. Шуларның берсе - Бетси Шидфар.

Билгеле булганча, 2012 ел Татарстанда Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителгән иде. Нәкъ шушы елны Коръәнгә багышлауның тарихи сәбәбе бар. Ул моннан 225 ел элек Санкт-Петербургның Шнор типографиясендә Россиядә беренче тапкыр Коръән басылу белән бәйле. Изге китапны бастырырга рөхсәтне Екатерина II бирә.


“Казан басамасы” дигән Коръән нәтиҗәдә дөнья күләмендә таныклык ала. Ул басылуы белән генә түгел, үзенчәлекле хәреф язылышы (шрифты) белән дә аерылып торган. Коръән ул вакытта нибары 20 нәсхадә нәшер ителә, безгә исә гасырлар аша аның берничәсе генә килеп җиткән.

Янәдән “Казан басмасы” нәшер ителде

Шушы Коръән елы уңаеннан Диния нәзарәте ел дәверендә күп кенә чаралар оештырды, Коръәнне яттан уку бәйгеләрен уздырды. Бу хакта “Intertat.ru” газетасы даими рәвештә хәбәр итеп торды. Вакыйгалар арасында исә “Казан басмасы” янәдән нәшер итү дә урын алып тора. Әлеге басма республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре арасында таратылды.

Коръән елына йомгак ясап, оештырылган чаралар турында Мәрҗәни мәчетендә күптән түгел узган очрашуда да әйтелде. Биредә Коръәнгә кагылышлы кайбер мәсьәләләр күтәрелде. Коръән тәрҗемәсе дә шулар рәтендә иде.

Күләгәдә калган тәрҗемә

Бүген исә басылган Коръәнне алу гына түгел, аның күңлеңә хуш килгән тәрҗемәсен сайлау мөмкинлеге дә бар. Яшьләрнең күбесе русча тәрҗемәләрне укый. Тәрҗемәләр арасында исә Крачковский, Кулиев, Османов, Пороховаларныкы билгеле.

Әмма киң җәмәгатьчелеккә таралмаган, күләгәдә кала биргән тәрҗемәләр дә бар икән. Шундыйларның берсе турында Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты галимеРенат Беккин Мәрҗәни мәчетендә узган Коръән елын йомгаклау чарасында сөйләде.

Әлеге тәрҗемә Бетси Яковлевна Шидфарныкы. Ул гарәп теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булган. Бетси Шидфар 1960-1993 елларда МГИМОның Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре теле кафедрасы профессоры булып тора. Галим күп еллар Коръән тәрҗемәсе белән шөгыльләнгән.

Әмма Бетси Шидфар үзе исән вакытта (галим 1993 елда вафат була) бу тәрҗемә басылмый. Бары тик 2003 елда гына, 10 ел вакыт узгач ул тәрҗемә дөнья күрә. Шидфарның төп максаты - төгәллектән кала стилистик үзенчәлекләрне дә исәпкә алу була. Коръән белгечләре фикеренчә, Шидфар тәрҗемәсе уңышлылардан санала.

Дөрес, кайсы тәрҗемә иң кулай дигәндә, бәхәс туарга мөмкин, чөнки һәр кеше күңленә төрле тәрҗемә хуш килә. Шулай да, аларның барысының да мәгънәсе бер бит, сайлап алу мөмкинлеге булу мөһим.


Резедә ӘХМӘТВӘЛИЕВА

Intertat.ru

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана