Аллаһ үзенең яраткан колын сынауга тартыр

21 декабрь 2012 ел 14:55

Әлхәмдүлилләәһи раббил галәмииин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Аллаһтан килгән сынаулар – ул бер яктан кешенең сабырлыгын сынау булса, икенче яктан Аллаһның үз колына булган яратуының чагылышы да булып тора. Моны авыру кешегә биргән ачы дару белән чагыштырга мөмкин. Шушы даруны эчеп авыру терелә һәм даруның ачылыгы бик тиз онытыла. Сынаулар аша үткәреп, Аллаһ кешене гөнаһлардан чистарта. Хәдистә әйтелә: “Иң югары бүләк зур сынаулар аша килә”. Аллаһ яраткан бәндәсен сынауларга дучар итә. Кем тиешенчә кабул итсә, ул сөекле, әгәр канәгать булмаса, Аллаһның ачуына лаеклы булыр. Сәхабәләрнең берсе әйткән: “Әгәр  сынаулар булмаса, Кыямәт көнендә без Аллаһ каршына буш кул белән килгән булыр идек”. Сынаулар иманлы бәндә өчен – ул, бәлки, ахирәт тормышына кадәр ирешә торган нигъмәттер. Башкача була да алмый, чөнки аның яхшы гамәлләре гөнаһларын юа һәм Аллаһ алдында аны югары дәрәҗәгә күтәрә. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Аллаһ колын яратса, аңа авырлыклар бирер, әгәр ачуланса, аны ахирәттә җәзага тартыр”. Хәсән әл-Басри: “Бәла буларак килгән сынауларга авырыксынмагыз, бәлки сез яратмаган нәрсәдә сезнең котылуыгыз бардыр, әмма сез яраткан нәрсәдә сезнең үлемегез булырга мөмкиндер”, – дигән. Әл-Фадл ибн Сахл язган: “Аллаһның рәхмәте булып килгән сынауларга, акыллы кеше битараф  калырга тиеш түгел, чөнки алар аның гөнаһын юа һәм түземлек, сабырлык  өчен Аллаһның бүләгенә лаек була. Сынаулар кешедә киң күңеллелек тәрбияли, алар аша үтеп кеше һәрвакыт тәүбәгә һәм яхшылык эшләүгә әзер буладыр”. Шулай итеп, сынаулар – кеше өчен Аллаһның рәхмәтенә ирешү юлы. Әмма моңа түземнәр, чыдамнар, сабырлар һәм ныклы иманлы кешеләр генә ирешә аладыр.

Шушы урында Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисен искә алу урынлы булыр, ул әйткән: “Мөселманның хәле гаҗәптер, аның белән булган бөтен хәлләр аның өчен нигъмәттер, бу иманлы кешедән башкага бирелмәгәндер, әгәр аңа сөенеч килсә, ул Аллаһка шөкер итә дә, саваплы буладыр, әгәр бәла  килсә, ул сабыр итә дә, тагын саваплы буладыр”.

Әгәр мөэмингә сынау килсә, ул: “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигүн”, – дип әйтергә, яисә: “Кадәруллаһи вә мәә шәә фәгалә”, – дияргә  тиеш. Әмма кеше тормышындагы иң кадерле һәм иң мөһим вакыт – ул авырлыклардан соң Аллаһка әйләнеп кайту, бәла-казалардан, хәсрәттән бары тик ул гына җиңеллек бирә алганын аңлау.

Аллаһы Тәгалә әйткән: “Һәрхәлдә, сезне бераз куркытып, ачлык  биреп, малларыгызны киметеп, нигъмәтегезне азайтып, якыннарыгызның җанын алып сыныйбыз. Түзем булганнарга сөенеч бир, алар әйтерләр: “Без Аллаһ бәндәләре һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Алар Аллаһның рәхмәтенә һәм ярлыкавына лаектыр. Туры юлны тапканнар да шулар булыр.

Иманлы бәндә үзенә килгән бәла-казадан нәтиҗә ясый белергә тиешле. Шуның аркасында килгән зыян зурмы, ул безнең файдагамы? Әгәр дә ныклап уйлап карасак, без алганы зуррак һәм файдалырак икәнен, Аллаһның безнең язмышыбызны хәерлерәк итеп яратканын күрербез. Монысы – бер булса, икенчедән, бу бәла-казалар миңа гына түгел бит дип уйлау, һәм гомереңнең иң бәхетле минутларын күздән кичереп, Аллаһка шөкер итү шулай ук иманнандыр.

Ибн Мәсгүд әйткән: “Һәрбер шатлыклы мизгел өчен кайгылы мизгел булмый калмастыр, шатлык белән тулмаган йорт юктыр, әмма алар да кайгы белән тулмый калмастыр”. Ибн Сирин әйткән: “Яшькә коенмаган көлү булмастыр”. Шуны аңларга кирәк: паникага бирелү авырлыкны җиңеләйтми, ә бәлки авырайта гына. Синең паникага бирелүең дошманнарыңны гына сөендерәдер. Димәк, шайтанны сөендерәсең һәм шул ук вакытта синең кайгыга каршы тора алуың кими, шулай итеп, савабың да кимидер.

Билгеле, сынауны үткән вакытта күркәм сабырлык кирәктер, сиңа килгән бәла-казаны кемнәндер күрү, үз-үзеңне гаепләү яхшы түгелдер. Аллаһның сынавыннан куркырга вә канәгатьсезлек күрсәтергә кирәк түгелдер, бәлки аны үтү юлларын эзләргә кирәк, Аллаһы Тәгаләнең сезнең тырышлыкны буш калдырмасын уйларга кирәктер. Бигрәк тә сезне Сынаучы сезгә караганда акыллырак һәм рәхимлерәк икәнен, сынауны Ул сезне бетерү өчен түгел, ә бәлки сезнең иманыгызның ныклыгын тикшерү өчен биргәнлеген истә тотып, Аннан ярлыкау сорауны, гыйбадәт кылуны беркайчан да туктатырга кирәкмидер. Сезгә биргән бәла-каза, кайгы белән Аллаһ сезнең җаныгызны чистартканын да аңларга кирәк, шуның белән Аллаһ сездәге тәкәбберлекне, эгоизмны куадыр, бәлки бу сыйфатлар ахирәттә сезгә һәлак итүче нәрсәләрдән булыр иде.

Шуны да истә тотарга кирәк: бу дөньядагы авырлыклар ахирәт тормышын җиңеләйтә, бу дөньяда аз-маз бәла-каза күреп, ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәттә булу хәерлерәктер. Безгә Пәйгамбәребезнең (сгв): “Җәннәт бик күп авырлыклар белән әйләндереп алынгандыр, ә җәһәннәм бик күп теләк һәм нәфес белән уратылгандыр. Бу тормыш имансызга җәннәт, ә иманлыга төрмәдер”, – дигән хәдисен искә төшерү кирәк.

Мөселманга кайгы килсә – аның иманы сабырлыкка, шатлык килсә – шөкергә тарта. Шуның өчен Аллаһтан бүләк аласын ул онытмый. Ялгышып гөнаһ кылса, тәүбәгә ашыга һәм гөнаһыннан арына. Изгелек кылса, аны җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Җыеп кына әйткәндә, мөселман үзе кылган һәрбер гамәлдән савап алып, Аллаһның рәхмәтенә омтыла.

Аллаһ Раббуль Гыйззә һәрбарчаларыбызга күркәм сабырлыклар бирсә  иде. Әмин!

Җәүдәт хәзрәт ХАРРАСОВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы,

Тукай районы имам-мөхтәсибе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана