ЯПОНИЯГӘ ИСЛАМ ДИНЕН ИРЕШТЕРГӘН ШӘХЕС

14 декабрь 2012 ел 14:48

“Әссәламегаләйкем! Хөрмәтле җаваплы мөхәррир! Сезнең сәхифәгезнең берсендә Токио каласыннан Юта Хасияма исемле студент белән әңгәмә урнаштырылган иде. Анда сүз ислам диненең Япониягә үтеп керүе, беренче мәчет салынуы турында барган иде. Әйе, дөрестән дә бу эшнең башында безнең милләттәшләребез торган. Шул хакта искә алабыз икән, безнең атаклы милләттәшебез – XX гасырның башларында татар иҗтимагый тормышында зур урын алып торган бер шәхесне яд итмичә үтү гаделсезлек булыр иде. Мин биредә Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимовны (1857-1944) халык арасында “Рәшит казый” дигән даны таралган күренекле галим-эзләнүче, ислам динен таратучы, миссионер, нәшир, сәяхәтче, язучы һәм публицистны истә тотам. Кем соң ул Рәшит Ибраһимов? Ислам динен таратуда аның өлеше нидән гыйбарәт? Япония кебек “ябык” илдә мөселман өммәте оештырып, гыйбадәтханә салуга ул ничек ирешкән? Әлеге сорауларга җавапны мин “Татар зыялылары / Татарские интеллектуалы” (Казан: Магариф, 2005) дип аталган китаптан эзләп таптым. Шушы язманы укучылар игътибарына тәкъдим итсәгез иде. Габдерәшит Ибраһимовның тууына быел 155 ел тулганын да исегезгә төшерәм”.

Рәхим Рәшитов, журналист

Ибраһимов  Габдерәшит Гомәр улы 1857 елның 23 апрелендә Тубыл губернасы Тара шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган төбәгендәге мәктәп-мәдрәсәләрдә ала. 1877 елдан Казан артының данлыклы Кышкар мәдрәсәсендә укый. 1879-1884 елларда Мәдинә шәһәрендә дин гыйлемен үзләштерә, Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешә. 1885 -1892 елларда Тара каласының Җәмигъ мәчете имамы һәм мөдәррис була. 1892 елда Оренбургта Диния нәзарәтенең казые итеп сайлана. 1895 елдан эмиграциядә. Истанбулда “Чулпан йолдызы” китабын бастыра. Бу китапта Россиянең патша хакимиятенең татарларны руслаштыру сәясәтен бик нык тәнкыйтьли. Мөфти М.Солтановны моңа каршы бернинди чара күрмәүдә, бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепли. Аны царизмның агенты дип атый. “Чулпан йолдызы” китабының икенче басмасы 1907 елда Санкт-Петербургта басылып чыга. 1897-1900 елларда Г.Ибраһимов чит илләр буйлап сәяхәт кыла. Ул Истанбул, Мисыр, Хиҗаз, Фәлистыйн, Иран, Франция, Италия, Австрия, Сербия, Болгария, Россиянең көньяк төбәкләре, Кавказ, Каспий диңгезе буйлары, Бохара, Төркистанда була. Россиягә әйләнеп кайткач, Г.Ибраһимов иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1900-1908 елларда Санкт-Петербургта аның нәширлегендә “Миръат”, “Наҗәт” журналлары, «Өлфәт» газетасы, “ат-Тилмиз” атналыгы нәшер итеп таратыла.

Бу басмаларда  патша администрациясенең илнең мөселман халыкларына карата алып барылган астыртын христианлаштыру, руслаштыру сәясәте фаш ителә, ислам динен ныгыту һәм үстерү, мәгърифәт, тарих, мәдәният мәсьәләләре киң яңгыраш таба. “Мөселман иттифакы” фиркасенең Петербургтагы секциясенең рәисе итеп сайлана. Рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. 1907 елда Төркистанга сәяхәт кыла, мәдрәсәләр эше белән кызыксына, укыту һәм шәкертләрне тәрбияләү мәсьәләләре белән таныша. 1908 елда Казан, Уфа, Чиләбе, Петропавловск, Омск, Томск, Өркет аша Монголия, Маньчжурия, Харбин, Владивосток аша Япониягә барып чыга. Биредә югары катлам даирәләре, хәрбиләр белән ныклы элемтәләр һәм хезмәттәшлек урнаштырып, аларны ислам динен кабул итәргә күндерә. 1909 елда Кореягә китә, Кытай, Сингапур, Һиндстан аша Истанбулга кайта. Сәяхәт вакытында алган тәэсирләрен “Ислам дөньясы” дигән китабына кертә. 1911 елда, Италия белән Төркия арасында сугыш барганда, яшерен рәвештә Төньяк Африкага – Триполига барып чыга.1912 елда Көнбатыш Төркистан, Бохара, Әфганстан һәм Хиҗазга сәяхәт кыла. 1916 елда Берлин янындагы Зоссен лагерендә мөселман әсир солдатларының лагеренда була. 1917 елда Дөньякүләм конференция барган көннәрдә Стокгольмда була. 1919 елда Мәскәүдә һәм Казанда, 1919-1921 елларда Себернең Тубыл, Омск, Тара калаларында чыгышлар ясый. Көнчыгыш Төркистанга сәяхәт итә. Җирле мөселман халыкларын – уйгур, казах, татарларны милли азатлык өчен көрәшкә өндәп, ялкынлы чыгышлар ясый. Төркиягә әйләнеп кайта һәм 1931 елда кабат хаҗ кыла. 1933 елда янә Япониягә бара һәм 1937 елда Токиода Җәмигъ мәчете төзеп, шунда имам була. 1939 елда Япониядә ислам дине рәсми рәвештә дәүләт дине дип раслана. 1944 елның 31 августында вафат була. Җәсәде Токио янындагы мөселман зиратына җирләнә.

Фотоларда: 1) Рәшит казый; 2) Габдерәшит Гомәр улы Ибраһимовның истәлегенә куелган кабер ташы.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана