Коръән укучылар көч сынашты

07 декабрь 2012 ел 10:34

1 декабрь көнне Россия ислам университетында республикакүләм Коръән укучылар конкурсы узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырылган бәйге республикабыз районнарында Коръән укучылар бәйгеләрендә җиңеп чыкканнарны бергә җыеп, аларга өч номинация буенча сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

“Коръәннең 30 җүзеннән яртысын белү” номинациясендә Азнакай районыннан Илнар Зарипов беренчелекне алса, “Коръәннең 30 нчы өлешен белү” (“Гаммә” җүзе) номинациясендә Теләче районыннан Ислам Кәбиров җиңү яулады, «Коръәнне дөрес уку» номинациясендә Сарман районыннан Илнур Сабуров беренче урынга лаек дип табылды.

Буа районыннан килгән Руслан Сабиров исә “Республикакүләм Коръән конкурсы”нда Гран-прига лаек дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.

Барлык катнашучыларга да затлы китаплар, дисклар тапшырылды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (I урын алучыларга – цифрлы фотоаппарат, II урынга – электрон китап, III урынга – мәгълүматны туплап бара торган USB-флеш) бирелде.

Бәйгенең жюрилары составында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ каршындагы Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров, шулай ук РИУ мөгаллимнәре, Коръән-хафизлар бар иде.

Конкурсның ябылу тантанасында РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Коръәнне белгән яшьләр югары әхлакка ия, шуңа да әлеге бәйгегә игътибарны арттырырга кирәк. Киләчәктә җәмгыятебезнең үсешенә, камилләшүенә дә ул зур өлеш кертәчәк”, – дип билгеләп үтте.

Бәйгедә катнашучылар соңыннан Россия ислам университетындагы Коръән-хафизләр үзәгенең эшчәнлеге белән танышты, җиңүчеләргә әлеге үзәккә имтихансыз керү хокукы бирелде.

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана