СӨЕКЛЕ РӘСҮЛЕБЕЗ (СГВ) ТӘКЪДИМ ИТКӘН ДӘВА

30 ноябрь 2012 ел 14:37

Салкыннар якынлашкан саен, чирләү куркынычы да арта. Үзеңне һәм гаиләңне авырып китүдән ничек сакларга? Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) сәламәтлекне ныгыту өчен үзенең дин-кардәшләренә нинди табигый дәвалану чараларын тәкъдим иткән соң?

Берничә гасыр үтеп, химия һәм фармацевтика өлкәсендә байтак кына ачышлар ясап, миллионлаган пациенталарда химик препаратларның йогынтысын өйрәнгәннән соң да кешелек җәмгыяте, нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз булып саналган табигый дәвалану чараларына өстенлек бирә. Бу уңайдан Рәсүлебез (сгв) тәкъдим иткән шифалы табигый медицина препаратлары аерым урын алып тора. Галимнәр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләреннән бал, кара тмин, алоэ, кыст һинди, зәгъфран һ. б. бик көчле терапевтик һәм дәвалау үзлекләренә ия булуын ачыклаганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) нәкъ менә шушы чараларны төрле чирләрне дәвалаганда кулланырга тәкъдим иткәнлеге мәгълүм. Әнә, бүгенге көндә аларны кайберәүләр ризыкка кушыла торган биологик актив матдәләр, икенчеләр – парафармацевтик, өченчеләр – нутрицевтиклар дип өйртә. Әмма аларның асылы моңа карап үзгәрешсез кала бирә. Бу табигый матдәләр кулланганда кеше организмына тискәре тәэсир итми, ә бәлки аны сәламәтләндерү, чистарту һәм ныгытуда ярдәм итә, адәм баласының гомерен озайта һәм аны бәрәкәтлерәк итә.

Салкын тиюдән саклану һәм аны дәвалауда Рәсүлебез (сгв) тәкъдим иткән чаралар турында сүз алып барганда, иң әүвәл адәм баласының сәламәтлеге сагында торучы табигый “сакчы” – иммунитет турында телгә алу урынлы.

Шунысы бәхәссез: нык иммунитет саф-чиста организмда гына була ала. Хәдисләрнең берсендә суның да чистарту үзлеге искә алына. Моны заман медицинасы да инкарь итми. Беренчедән, организмдагы су кытлыгы  инсульттан алып нерв авыруларына кадәр булган төрле чирләргә китерергә мөмкин. Икенчедән, гомер буе дөрес тукланмау нәтиҗәсендә безнең организм бик нык пычрана. Биредә мөселманнарның көндәлек ризыгында  итнең, төрле майлы ашамлыкларның, камыр ашларының гаять күп булуын искәртеп китү урынлыдыр. Организмның шулай итеп пычрануы иммунитетның кимүенә китерә. Шуңа күрә, бүгеннән үк тәүлегенә бер литр ярым кайнамаган саф су эчә башлыйк. Ул организмны чистартачак. Суны ашарга 15-30 минут кала эчү файдалы. Балаларны да ризык кабул итү әдәбенә өйрәтегез. Ризык ашаганда су эчәргә, чүпрә салып пешерелгән икмәк ашарга, организмны шлаклар белән баета торган баллы һәм газлы эчемлекләргә, төрле казылыкларга һәм ысланган балык ашарга күнектермәгез.

Рәсүлебез (сгв) бер хәдисендә сенна үләненең (александрийский лист) уңай сыйфатлары турында искәртеп узган. Эчәкләрегезне шушы үлән ярдәмендә чистартудан тыелмагыз. Күзәнәкләрнең иммунитетын арттыру өчен аларны токсиннардан чистарту зарур. Шуннан соң чистарган организмны табигый чаралар белән тазарту эше тагын да нәтиҗәлерәк һәм тизрәк барачак.

Кара тминның файдасы турында байтак фәнни хезмәтләр язылган. Аның турында Рәсүлебез (сгв) кат-кат искәртә. Соңгы елларда галимнәр кара тминның вилочковый бизләргә тәэсир итүе һәм аны эшләтүе турында гаҗәеп ачыш ясады. Әлеге бизләрнең кеше организмының саклану үзлекләре өчен җаваплы булуын онытмыйк. Сынаулар вакытында кара тмин кеше организмындагы Т-лимфоцитлары, Т-киллерлар һәм башка күзәнәкләрнең ишәюе, аның чирләрдән дәвалану һәм саклану көчләрен арттыру өчен җавап бирүен күрсәтте.

Иммунитетны арттыруның яңа ысулын тәкъдим итәбез. Иртән ач карынга 30 мл мангостан җимешеннән ясалган Ксанго согын һәм бер бал кашыгы кара тмин маен, ә кич белән ашка кадәр шул ук микъдарда май белән 30 мл алоэ согын эчәргә. Төшке аш вакытында 30 мл күләмдә әлеге соклар майсыз гына эчелә. Болай эшләгәндә организм зарарлы матдәләрдән һәм токсиннардан арына, иммунитет ныгый, невратения, аллергия һәм тире авыруларыннан котыла.

Алоэ согын эчеп дәвалану да искиткеч зур әһәмияткә ия. Шунысы бар, медицинада алоэның “Вера” дигән сорты гына файда китерүен истә тотарга кирәк. Калганнары исә хәтта яман шеш авыруы китереп чыгарырга сәләтле икән. Ә иң куркынычсызы – АКШта җитештерелгән “Алоэ Форевер” согы. Ул ашкайнату процессларына булышлык итә, организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, бактерияләргә, вирусларга һәм гөмбәчекләргә каршы тора, су һәм майларны эретүче витаминнарны үзләштерүне арттыра, тире авырулары, шул исәптән псориаз белән интегүчеләрнең күзәнәкләрен янә “сафка бастыру”га ярдәм итә, иммун системасының эшен җайга сала, ашкайнатуны яхшырта, моннан тыш әлеге сок табигый антибиотик буларак авыртуны киметә һәм күзәнәкләрнең яңаруын тәэмин итә.

Бер бал кашыгы кара тмин маена бер бал кашыгы лецитин кушып эчсәң, дерматит һәм аллергиядән дә дәваланырга мөмкин. Әлеге катнашма бавырдагы ташларны җимерә, нерв системасын торгыза, хәтерне яхшырта һәм, әлбәттә, иммунитетны ныгыта. Аны өч ай дәвамында көненә ике тапкыр ашаганчы кулланырга кирәк.

Чыршын (перга) һәм чәчәк серкәсе турында да аерым искәртеп үтик. Көн саен бер бал кашыгы бал белән шуларны тел астына салсагыз, салкын тиюне бар дип тә белмәссез. Кышкы салкын кичләрдә бер чеметем кара тмин белән кардамонның вак итеп төелгән орлыкларын кофега салып эчсәгез дә файдасы тимичә калмас.

Гөлназ МИЯССӘРОВА әзерләде

(«Islam today» мәгълүмати-аналитик федераль порталыннан алынды)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана