Оҗмах – аналарның аяк астында (25 ноябрь – Әниләр көне)

23 ноябрь 2012 ел 08:51

Һәр мөселман да Коръәннең һәр аятен, һәр хәрефен ихлас күңелдән тоярга һәм күңеленнән кичерергә тиеш. Чөнки мөэмин-мөселманнар тормышының төп мәгънәсе, чынбарлыкта, шуннан гыйбарәт тә. Динебездә «Ана кеше» дигән бөек затка никадәр әһәмият бирелүе турында аятьләрдә һәм хәдисләрдә күп әйтелгән.

Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә (мәгънәсе): «Без кешегә: ата-анаңа игелекле бул, дип васыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә. Ике ел буе сөтеннән аермаенча имезеп үстерә. Бәс, иң башта Миңа, аннан соң ата-анага шөкер ит, дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик Миңа гына булыр» («Локман» сүрәсенең 14 нче аяте), – дип мөрәҗәгать итә.

Бервакыт бер ир кеше пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (сгв) аны хәрби походка алуын сорап мөрәҗәгать иткән. Аллаһның рәсүле (сгв) аннан, аның әнисе бармы икәнлеге белән кызыксынган. Тегесе уңай, бар дип җавап биргәч, әйткән: “Аның янында кал, чөнки оҗмах – аналарның аяк астында” (Әхмәд, әл-Насаи), – дигән.

Әйтелгән бу сүзләрнең никадәр тирән, зур эчтәлекле икәнен күз алдына китерегез әле сез! Нинди дулкынландыргыч күренеш күз алдына килә: бер-берсенә чиксез сөю һәм рәхмәтле караш белән баккан әни кеше һәм аның нарасый баласы, газиз сабыеның нәни генә учлары – әнисенең кайгыртучан җылы кулларында... Әни кеше һәрвакыт та әни кеше булып кала, бәхет-шатлыкларда да, хәсрәт-кайгыларда да. Оҗмах – аналарның аяк астында, ул оҗмах капкалары һәркемгә дә ачык, әниләренең кадерен белгән, хөрмәт иткән һәм аларның фидакарь хезмәте һәм чиксез сөюләренә тиешле бәя биргәннәрнең барсына да ачык ул ишек.

Аллаһы Тәгалә әни кешеләргә күпме вазифа һәм бурычлар йөкләгәнен күз алдына китерегез. Ул сабыр да булырга тиеш, диндар да булырга. Үз баласын да яратырга, балаларының күңелләрен хак иманда, аларны ислам нурында үстерер өчен Аллаһы Тәгаләгә итагать итәргә дә тиеш. Чын мөселман хатын-кызы шуларны истә тотарга тиеш:

·       Бала көткәнен белгән хатын-кыз, Аллаһның олуг бу мәрхәмәте өчен Аңа шөкер итеп, рәхмәт әйтергә тиеш.

·       Әни кеше, беренче бәбиен табып, аңа караганчы: “Ий Аллаһ! Безгә диндар балалар  бүләк итеп, хәер-фатихаңны бир, Син безнең догаларны ишетәсең һәм аларга игътибар итәсең бит!” – дип, шатланып әйтергә тиеш.

·       Әни булачак кешеләр, булачак бу олуг бүләк өчен, авырлы булу һәм бала табу белән бәйле булган бар авырлыкларны да сабыр кичерергә тиешләр.

·       Күп балалы әниләр – сөю хисле һәм кайгыртучан булырга тиешләр.

·       Алар үз балаларын ныклы иман рухында һәм аларда югары әхлак сыйфатлары һәм күркәм холык тәрбияләргә катгый карарга килгән әниләр булырга тиешләр.

·       Алар үз балаларына бар яктан да үрнәк әниләр булырга тиешләр. Үзе вафат булганнан соң, аның балалары аның күркәм тәрбия бирүенә, зирәк киңәшләренә, аларга дини һәм дөньяви  тәрбия бирү өчен катгыйлыгына рәхмәтле булырлык булсын.

·       Алар үз ирләре белән бергә, үз тормышларын Исламның бер өлеше иткән, иренә итагать итеп, шуның белән аны бәхетле иткән, һәм дә шул гамәле белән Аллаһка да итагать иткән аналар булырга тиешләр.

Күп кешеләр бала бүләк итүен сорап гомерләре буе Аллаһка ялваралар. Тик Аллаһ башкача хөкем йөртә.

Бала көткәнен белгән хатын, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт юлларга тиеш, чөнки бу, чынлап та, олуг бүләк. Аллаһның бөек пәйгамбәрләреннән берсе Ибраһим галәйһиссәләм йөз ел буе Аллаһтан бала бирүен ялварган. Шулай ук Зәкәрия  галәйһиссәләм олыгайган көннәрендә Аллаһтан бала бүләк итүне үтенеп сораган. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) балалары бары тик беренче хатыны – Хәдичәдән генә булган. Ир-атлар хатыннары бала көткәндә, булачак  малай тууы турында шундый  бер дәрт белән хыяллана башлыйлар, ир бала урынына кыз бала туса, кәефләре кырыла яки моны, гомумән, зур кайгы төшкән кебек итеп кабул итәләр. Мөселман хатын-кызлары болай эшләмәскә тиешләр. Кызлар – алар ата-аналарының бу дөньяда да, ахирәт хозурында да күз нурлары. Аллаһы Тәгалә Изге Китапта: «Күкләр һәм Җир – Аллаһның милке. Үз теләгәнен бар итәр. Теләсә – кыз балалар бирә, теләсә – ир угланнар бүләк итә» («Шура (Киңәш)» сүрәсенең 49 нчы аяте), – дигән.

Аллаһы Тәгалә бу аятьтә, кыз-балаларны алдан әйтеп киткән. Аллаһ, кешегә ни генә бүләк итмәсен, барысы да аның файдасына гына. Шуңа да, мөселман хатын-кызлар, Аллаһның бар биргәненә дә, аның өчен, биргән бөек бар бүләкләре өчен рәхмәтле булырга тиешләр. Моны шундый дога укып башкарырга була: “Ий Аллаһым! Сиңа, Синең берүзеңә генә (мине аналык бәхете мәртәбәсенә лаек иткәнең өчен) минем бар мактауларым, минем бар рәхмәтләрем!”

Аллаһы Тәгалә аналарны хөрмәт итә, аларга, әтиләребезгә итагать иткән кебек үк итагать итәргә куша, бала көтү, балаларны тәрбияләп үстерү белән бәйле булган катлаулыклар аркасында, аның дәрәҗәсен Ул югарыракка да күтәргән.

Коръән балалар табып, аларны тәрбияләп үстерүдә аналарның гаять зур роле турында сөйли. Үсеп килүче буынга тәрбия бирү – иң мөһиме, чөнки ул – безнең киләчәгебез. Балаларга тәрбия бирүнең мөһимлеген Изге Коръәндәге күп сандагы аятьләр һәм Пәйгамбәрбезнең (сгв) хәдисләре дәлилли. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Әй, иманлы бәндәләр, утын урынына кешеләр һәм ташлар ягылган җәһәннәмнән үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз. (Җинаятьчеләрне) кызгана белми торган, көчле һәм Аллаһның әмеренә каршы килми торган, бары тик Аллаһ боерганны гына үти торган (зобанилар) фәрештәләр шул җәһәннәмнең сагында тора» («Тәхрим (Харам)» сүрәсенең 6 нчы аяте), – ди.

Пәйгамбәрбез (сгв) дә үз хәдисләрендә: “Үз балаларыгызны хөрмәт итегез һәм яхшы тәрбия кылыгыз” (Ибне Мәҗә), – дигән.

Бар балалар да кеше табигате өчен хас булган Аллаһның Берлегенә ышанган хәлдә, иманлы булып дөньяга киләләр. Әбу Һөрәйрә (рг) тапшыруы буенча, Аллаһның рәсүле (сгв) әйткән: “Бар балалар да “фитрәт” белән туалар, аларны үз ата-аналары христиан, яһүди һәм мөшрик итә” (Бохари).

Фитрәт – бар кешеләрнең дә мөэмин-мөселман булып дөньяга килүен аңлата. Башкача әйткәндә, бала ана карынын ташлап киткән вакытта, аңа алдап тагылган күзаллаулардан, фикерләрдән азат булып тормыш ишеген ача. Аларның күңеле, ак кәгазь бите кебек чиста һәм пакь. Нәкъ менә аларның ата-аналары, аларда тирә-як мохит турында карашлар барлыкка китерәләр, аларга кайсы дин буенча китәргә  икәнен сайлап алалар. Шуңа да, балаларының киләчәге өчен Аллаһ алдында җаваплылык нәкъ менә аларда.

Пәйгамбәрбез (сгв) дә үзенең дөньяга яратылуының сәбәбен хәдис-шәрифендә әйтә: “Мин әхлакны камилләштерү өчен Җиргә җибәрелгәнмен”.

Әхлак тәрбиясенең мөһимлеге турында икенче бер хәдис тә дәлилли. Анда болай диелгән: “Үз балаларыгыз һәм өйдәгеләрегезне әхлакка өйрәтегез, аларны тәрбия кылыгыз” (Габдеразак).

Тиешле әхлак тәрбиясе бирү нәтиҗәсендә Аллаһка ышанып, диндар булып үскән бала кеше үзенең кылган бар гамәлләренә дә җаваплылык өчен һәрвакыт Аның контролен сизеп торачак. Балада әхлакый кыйммәтләр барлыкка килә башлаячак. Ул гадәттән тыш тыныч холкы, гаделлеге, тугрылыгы, үз ата-аналарына, туганнарына, дусларына тирән сөю хисе булуы белән аерылып торачак.

Аллаһы Тәгалә әйткән: “Ата-ананы канәгатьләндергәннәрнең барысы да – Аллаһны да канәгатьләндерер, аларның ачуын китергән бар әйбер һәм гамәлләр дә Аллаһның ачуын чыгарыр” (Сахих бине Хәббан, 2 нче бүлек, 172 нче бит, №429).

Кеше үз ата-анасына мәрхәмәтле һәм игелекле булырга тиеш. Аларны ихтирам итәргә һәм аларга карата кырыс, каты һәм усал мөнәсәбәттә булмаска тиеш. Алар белән ягымлы һәм йомшак сүзләр белән генә сөйләшергә кирәк. Аллаһы Тәгалә ата-анасына “уф” та диеп (ягъни, ялыктым инде мин сездән дип) әйтмәскә кушкан. Аллаһы Тәгалә ата-аналар белән хөрмәт белән аралашырга куша.

Имам Бохари һәм Мөслимнең хәдисләр җыентыгында шундый бер вакыйга турында сөйләнә.

Ничектер бервакыт, Аллаһның рәсүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) берәү килгән дә:

– Ий Аллаһның рәсүле, минем яхшы мөгамәлә кылуым өчен иң лаеклырагы кем? – дигән.

Ул:

– Синең әниең, – дигән.

Аннан соң бу кеше тагын сораган:

– Аннан кала кем?

Рәсүлебез әйткән:

– Синең әниең.

Бу кеше тагын:

– Ә аннан кем соң? – дип сорау биргән.

Ул тагын:

– Синең әниең, – дип җаваплаган.

Бу кеше тагын бер тапкыр аннан сораган:

– Ә аннан соң кем инде?

Шунда Пәйгамбәребез (сгв) аңа:

– Синең әтиең, – дигән.

Дин таләпләре буенча, балалар ата-аналарына үзләренең канәгать булмауларын тын алулары белән дә белдерергә тиеш түгелләр. Аллаһы Тәгалә ата-аналарның хәленә кереп яшәргә һәм: “Я Аллаһым, аларны рәхим-шәфкатеңнән ташлама, алар мине мин кечкенә вакытта тәрбияләп үстерделәр бит”, – дип, алар өчен Аллаһтан сорарга кушкан.

Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре дә ата-аналарга ихтирам күрсәтүнең кирәклеге турында сөйлиләр, аларны итагать итмәүдән, ялгыш рәнҗетүдән сак булырга чакыралар, һәм дә, моңа этәрүче нинди генә сәбәпләр булса да. Хәдистә: «Ата-аналарын хөрмәт итмәгән кеше, ул күпме генә изгелекләр эшләмәсен, барыбер Җәннәткә керми», – дип сөйләнә. Аллаһның рәсүле (сгв) дә: «Ата-анасы канәгать булган кешеләр алдында Җәннәт капкалары, канәгать булмаганнары алдында – Җәһәннәм капкалары ачылыр», – дип билгеләп киткән.

Ата-аналарыгызга карата булган гамәл һәм сүзләрегезне көн саен яхшырта барыгыз, аларның кәефен төшерә һәм аларга зыян эшли торган бар эшләрдән дә ерак торыгыз. Ата-аналарын югалткач кына, аларның үзләре өчен ни аңлатканнарын, никадәр дәрәҗәдә кадерле, кирәк булганнарын аңлаган күпме кеше бар бу дөньяда. Күп кешеләр, үз ата-аналарына, алар әле исән вакытта ук тиешле ихтирам, игътибар һәм хөрмәт, күңелләрендә булган бар сөю хисләрен дә күрсәтмәгәннәре өчен үкенәләр.

Ата-аналарына карата кылган гамәлләре өчен үкенүче кешенең җаны ничек ачы күз яшьләре белән елый, аларны инде башка күрмәячәгеңне, ул вакытларны, ул чакта мин бөтенләй башкача эшләр идем дип ниятләп, кире кайтарып булмаганлыкны аңлау коточкыч авыр. Тик соң инде, ул вакытлар үтеп киткән.

Ни өчен булганның чын бәясен бары тик югалткач кына аңлый башлыйбыз икән соң без?!

Ата-аналарыбызның догаларын һәммәбезгә дә алырга насыйп булса иде.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые,

Актаныш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана