Күңел җылылары суынмасын

07 сентябрь 2012 ел 15:11

Гаҗәеп киң күңелле кешеләр яши Мамадыш районында. Сүзем Түбән Сон авылының иң хөрмәтле кешеләре – абыстайлары турында. Алар белән мине Түбән Сон авылының җирле сәркатибе Вәрәкыя апа Сафина таныштырды. Беренче керүемдә үк Таңбикә, Рәсимә абыстайлар минем күңелемдә җылы тойгылар калдырды. Йөзләреннән сафлык, күкрәкләреннән иман нуры бөркелеп торган абыстайларны көннәр буе тыңлап утырсаң да, туймассың, валлаһи!

Мөселманлык – ул тырышлык динедер. Абыстайлар үзләренең көчләреннән килгән кадәр авыл халкына ярдәм итеп яшиләр. Мәҗлесләрдә Коръән укыйлар, халыкны вәгазьлиләр, бөтен йолаларны үтәп, кешеләрне соңгы юлга озаталар. Халык бик рәхмәтле аларга. Рәсимә апа лаеклы ялга чыкканчы колхозда сыерлар сауган. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ялга чыккач та дингә кереп киткән. Мин аңардан сорыйм: “Рәсимә апа, дин юлына ничек кереп киттең, берәр вакыйга мәҗбүр иттеме әллә?” Бернинди фаҗига дә булмады. Авылларындагы остазы Таңбикә абыстайның намаз укыганнарын күреп, үзлегеннән дини китаплар укып, намазга басарга ният кылган. Таңбикә абыстай да биш бала тәрбияләп үстергән. Миңлекәрам исемле улларының юл һәлакәтенә очрап вафат булуы гына кызганыч. Ике абыстайның да: “Акылыбыз барында кешеләргә дин сабаклары биреп калырга тырышачакбыз, хәзер ахирәт өчен генә эшлибез инде”, – диләр.

Әлбәттә, аларның тормышы, күргәннәре, эшләре шушы бер язмага гына сыеп бетми. Үзләре әйтмешли, китапка да сыеп бетмәс. Балаларның тәүфигы, иманы бары тик гаиләдәге тәрбиядән килә. Әгәр ата-ана баласын дин кушканча тәрбияләсә, үзе намаз укып, балаларын да кечкенәдән намазлыкка бастырса, хәләл ризык ашатса, Аллаһтан куркып яшәргә кирәклеген аңлатса, замана чиренә әйләнгән, күп кенә ата-аналарны хәвефкә салган, яп-яшь егет-кызларны харап иткән эчкечелек, наркомания ише әйберләр куркыныч булмас, гаиләләрдә тынычлык, тугрылык хөкем сөрер. Укучы балаларга дин сабаклары бирәләр. Шәкертләре районда күп кенә дини конкурсларда алдынгы урыннар яулыйлар. Бу ике абыстай да бик акыллы, сабыр, ярдәмчелләр, күршеләре белән дә туганнарча аралашып яшиләр. Аллаһ аларга озын гомер, күркәм сабырлык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, рухи ныклык биреп сөендерсен. Укыган догалары әрвахларга барып ирешсен һәм рухларын шат кылсын иде.

 

Фирая МИНГАЛИЕВА,

Мамадыш районы

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана