Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты

06 сентябрь 2012 ел 12:35

Казан халыкара мөселман киносы фестивале бурычы – традицион исламның тынычлык сөя торган асылын күрсәтү

Казан халыкара мөселман киносы фестивале бурычы – традицион исламның тынычлык сөя торган асылын күрсәтү. Шундый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII фестиваль кунаклары белән очрашу барышында әйтте. Казан Кремлендә булган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин катнашты. Очрашу фестиваль ачылышы алдыннан булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда эшләре өчен фестиваль оештыручыларына һәм кунакларга рәхмәтен белдерде. “Без сигезенче тапкыр бу фестивальне уздырабыз, аның соралуын күрәбез, - дип белдерде ТР Президенты. – Заманча дөньяда ислам турында бик күп фикерләр бар, һәм фестиваль аның тынычлык сөя торган асылын күрсәтә”.

ТР башлыгы сүзләренчә, елдан-ел фестиваль масштаблары үсә. Быел фестивальдә катнашырга 55 илдән 450 дән артык кино дәгъва кылды.

Фестиваль президенты – Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гәйнетдин, Казанда мөселман киносы фестивален уздыру мөмкинлеге өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, фестиваль яшь буынны тәрбияләүнең бер чарасы булып тора.

Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Фарук Шахин министрлык башлыгы исеменнән ТР Президентына сәламләү сүзен тапшырды.

Фестиваль кунагы режиссер Егор Кончаловский, коммерция әйләнешенә дәгъва кылмаслык нәфис фильмнарны киң экраннарда күрсәтү мөмкинлеге өчен, оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов фестиваль алдында торган бурычның тормышка ашачагына өметен белдерде. “Кешеләр тынычлыкта һәм аңлашуда яшәсеннәр өчен, аларга бер-берсе турында яхшылыкны белергә кирәк, һәм мондый фестивальләр ислам диненең үзенчәлеген күрсәтергә мөмкинлек бирәләр”, - дип саный ТР Президенты.

 

“Татар-информ” ,5 Сентябрь 2012

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана