Яшьләр ураза тотарга флеш-моб аша өнди

17 август 2012 ел 11:05

Җомгага каршы кичтә башкала урамнарын түштамга, төрле ябыштыргыч кәгазьләр тоткан мөселман егет һәм кызлары «басып алды». Аларның нишләп йөрүләрен аңлау өчен ап-ак футболкаларына күз салу да җитә иде.

Киемнәренә зур итеп яшел төс белән «Мин ураза тотам» дип язылган. Бактың исә, яшьләр флеш-моб ярдәмендә шәһәр халкына изге Рамазан ае барышы турында хәбәр итәргә уйлаганнар икән.

Беренче карашка, әлеге чараны шулай соңга калып оештыру сәер сыман тоела. Ник дигәндә, изге айның тәмамлануына ике генә көн калды бит. Чараны оештыручыларның берсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге белгече Акйолдыз Фәизова сүзләренә караганда, флеш-мобның шулай соң уздырылуы иң беренче чиратта Рамазан ае башында булган террорчылык акты белән бәйле. «Әлеге аянычлы вакыйгаларга да карамастан, Диния нәзарәте үз эшен дәвам итә. Безнең әлеге акция бик яхшы узарга тиеш», – дип уй-фикерләре белән уртаклашты ул. 

Яшьләрнең әлеге гамәле, чыннан да, игътибарга лаек. Ник дигәндә, руханиларга каршы кылынган җинаять дин өлкәсендә хезмәт куючыларның күбесен курку, шөбһәгә салды. Ә мөселман яшьләребез исә тормышның дәвам иткәнен күрсәтергә теләгәндәй, сөенә-сөенә алдан билгеләп куелган «эш» урыннарына ашыктылар. «Бу берниниди пикет та, митинг та түгел, бары тик гади флеш-моб кына. Безнең төп максат – Татарстандагы мөселман яшьләрен берләштерү, традицион Ислам кануннарын пропагандалау, Рамазан аеның әһәмиятлелегенә басым ясау», – дип аңлатма бирде Акйолдыз.

Флеш-мобта катнашучылар өч төркемгә бүленде. Бер төркем Бауман урамына, икенче төркем Кремль янына, ә өченче төркем исә Камал театры буена атлады. Аларның төп бурычы әлеге наклейка һәм түштамгаларны халыкка тарату иде. «Халыкка безнең эшчәнлек ничек тәэсир итәр икән, дип борчылган идем бераз. Аллага шөкер, барысы да бик яхшы узды. Узып баручыларның берсе дә әлеге «бүләк»ләрдән баш тартмады. Кайберәүләре яңадан килә-килә сорады хәтта», –  дип шатлыгы белән уртаклашты чарада катнашучыларның берсе. 

Чара тәмамланганнан соң яшьләр таралырга ашыкмады әле: бергә җыелышып ифтарга юнәлделәр. Ә ул мәҗлес Диния нәзарәте тарафыннан алар өчен махсус оештырылган иде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана