Иң мөһиме – җәмәгать күзәтчелеге

15 июнь 2012 ел 11:02

Марат Низамовның ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе булып эшли башлавына 3 ай узып китте.

– Марат Ренатович, бу вакыт эчендә нинди эшләр башкарылды? Комитет эшенә нинди яңалыклар кертелде? Беренче чиратта нинди сорауларга җавап эзләргә туры килде?

– Безнең яңа команда алдында торган иң мөһим мәсьәлә – мөселманнарның “Хәләл” комитетына ышанычларын арттыру. Моңа бары тик үз вазифаларыбызны намус белән башкарсак кына ирешеп була. Моның өчен без комитет эчендәге эшне җайга салдык, эшләүчеләрнең вазифаларын билгеләгән инструкцияләр төзедек, яхшылап таныклыкларның, килешүләрнең, тикшерү актларының исәбен алып бара башладык. Комитет штатын тулыландырдык, сертификатлар бирелгән оешмаларның реестрын тикшердек. Кайберләре белән, таныклыкларының гамәлдән чыгу вакыты җитеп килү сәбәпле, без үзара хезмәттәшлекне дәвам итү буенча сөйләшүләр алып бардык. Комитет белгечләре даими рәвештә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә урнашкан авыл-шәһәрләрдәге җитештерү урыннарына – Чаллыдагы “Челны-бройлер”га, Осиноводагы (Яшел үзән районы) “Казан кошчылык фабрикасы”на, “Казан май комбинаты”на, Чуашстанга баралар. ААҖ “Ак Барс” холдинг компаниясе, “Челны-бройлер”, “Казан ит комбинаты”, “Сарман-мясо” җитәкчеләре белән алдагы үзара хезмәттәшлекне дәвам итү буенча эшлекле очрашулар үткәрелде. Шулай ук безнең комитет Россиядә “Хәләл” сертификациясе белән шөгыльләнгән башка оешмалар белән дә эш алып бара.

– Бу вакыт эчендә хәләл продукция чыгаручы оешмаларның саны арттымы?

– Соңгы айларда комитетка Татарстан, Киров, Түбән Новгород өлкәләре һәм Россиянең башка өлкәләрендә терлек чалу, ит полуфабрикатларын җитештерү, татлы ашамлыклар әзерләү белән шөгыльләнүче оешмалардан “Хәләл” стандарты буенча тикшерү үтүне сорап хатлар килде. “Челны-мясо” кебек яңа партнёрларыбыз да барлыкка килде.

– Хәләл ашамлыклар барлык кешеләргә дә барып ирешсен өчен сез нәрсә эшлисез? Хәләл ризык өлкәсенә кагылган рәсми оешмалар, дәүләт структуралары, хосусый фирмалар белән мөнәсәбәтләрне ничек төзисез?

– Без даими эш алып барабыз, очрашулар оештырабыз,  хәләл стандартына кагылган агымдагы сорауларга төрле оешмалар белән берлектә җаваплар эзлибез: “KAZANHALAL 2012”, Татарстан Республикасының инвестицияләр үсеше агентлыгы, Хәләл ризык җитештерүчеләрнең милли ассоциациясе, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе. ЯАҖ «Тест-Татарстан» Республика Сертификация методик үзәгенең генераль директоры Наталья Кондратьева һәм “Хәләл” сертификацияләү органы җитәкчесе Любовь Артамонова белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге оешмаларны хәләл стандарты буенча сертификацияләүдә үзара мөнәсәбәтләр турында фикер алышынды. Идел буе федераль округында “ХЕМА” компаниясе вәкиллеге җитәкчесе Эдуард Әхмәтшин белән очрашу бик кызыклы үтте. Фирма ашамлык һәм эчемлекләрдә дуңгыз ите, мае һәм каны барлыгын тикшерүче бердәнбер тиз башкарыла торган тестлар тәкъдим итә. Без компания җитештергән тестлар һәм яңа продукция белән таныша алдык. Хәләл өлкәгә кагылышлы эшлекле очрашулар вакытында безне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бердәнбер вәкиле буларак кабул иттеләр.    

– Комитетның тикшерү функциясен ничек итеп камилләштерергә уйлыйсыз? Сездә технологлар-белгечләр бармы?

– Иң мөһиме булып урыннардагы җәмәгать күзәтчелеге тора. Без Татарстан мөхтәсибәтләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә җыенабыз. Моннан тыш, безнең эш барышында терлек чалуга һәм  чимал эшкәртүгә кагылышлы сораулар туа. Комитетта хәләл буенча эксперт-технолог вазифасын башкаручы хезмәт урыны булдырылды. Шулай ук без эш барышында барлыкка килгән актуаль сораулар буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән тыгыз элемтәдә торабыз.

– Яңартылган “Хәләл” комитетының башлангыч эш этабында сезгә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

– Кызганыч, ләкин хәләл ризык җитештерү арткан саен, “хәләл” брендын җитештерү өлкәсендә дә, җәмәгать туклануы өлкәсендә дә нигезсез куллану очраклары арта тора. Ислам дине кануннарын һәм хәләл ризык җитештерү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, кайбер оешмалар чималны эшкәртү технологиясен боза. Ситуацияне үзгәртү өчен якын киләчәктә без үз алдыбызга хәләл продукциясе җитештерүче оешма хезмәткәрләрен укыту-өйрәтү, ә сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә җәмәгать контролен көчәйтү бурычын куябыз.

Фәрит БАТЫРШИН,

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана