Яңа дәрес кертелә

09 май 2012 ел 11:45

Яңа 2012-2013 уку елыннан ил мәктәпләрендә "Диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре" курсы кертелә. 4 майда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Урта мәктәптә диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләрен кертү: сәбәпләре, тормышка ашыру алымнары, көтелгән нәтиҗәләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды.

Яңа 2012-2013 уку елыннан ил мәктәпләрендә дүртенче сыйныф укучылары өчен "Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре" ("Основы религиозных культур и светской этики") дигән яңа курс кертеләчәк. Бу илдәге традицион дин әһелләренең Россия җитәкчелегенә гозере буенча эшләнә. Ата-аналарга "Дөньяви этика нигезләре", "Дөнья диннәре тарихы", шулай ук "Православие", "Ислам", "Будда", "Иудаизм" диннәре мәдәнияты нигезләре тәкъдим ителә. Алар алты модульнең берсен сайлап алырга тиеш булачак.
 
Бүген бу нисбәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Урта мәктәптә диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләрен кертү: сәбәпләре, тормышка ашыру алымнары, көтелгән нәтиҗәләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Очрашуда РИУ ректоры, диннәр мәдәниятлары һәм дөньяви этика нигезләре курсына кергән дәреслек авторларының берсе Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтиятнең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәт Якупов, Казанның будда җәмгыяте, Рус православ чиркәве вәкилләре, педагоглар, КФУның “«Религиоведение” кафедрасы мөдире Валерий Королев катнашты.
 
Сүз күбрәк әлеге курсны укыту өчен кадрлар әзерләү, аларның сыйфаты, теге яки бу модульне сайлап алу, диннәр белән бәйле модульләрнең нигә быел сайланмау мәсьәләләре тирәсендә барды. Мәктәпләргә әлеге курсны кертү өчен җаваплы булган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килмәү сәбәпле, кадрларга бәйле күп сораулар җавапсыз да калды. Бары тик быел мәктәпләргә "Дөньяви этика нигезләре", "Дөнья диннәре тарихы" модульләре кертеләчәге билгеле булды. “Түгәрәк өстәл”не оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге курсның Россия төбәкләрендәге эксперименты нәтиҗәләре буенча, укучыларның ата-аналарының 42 проценты “Дөньяви этика”га өстенлек биргән.
 
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, "Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре" курсы федераль компонент буларак мәктәпләргә кергәнче, ике ел дәвамында Россиянең 19 төбәгендә (Татарстан анда катнашмады) эксперимент буларак тормышка ашырылды. “Ата-аналар өчен мин моны көтелмәгән әйбер дип әйтмәс идем. Аннан соң җәмгыятькә дин әйләнеп кайтты. Бу мәсьәлә актуаль. Шуңа күрә ата-аналарның балаларына профессиональ рәвештә дин турында сөйләүләрен телиләр, бәлки аларның үзләренең дә белемнәре җитмидер. Диннең төрле формада мәктәпкә үтеп керүе – табигый күренеш. Ул нинди рәвештә керә һәм аның нәтиҗәләре ничек булыр дигән проблема бик күп ата-аналарны борчый. Шуңа күрә ике ел дәвамында барган эксперимент нәтиҗәсендә күп ата-аналарның Россия өчен традицион диннәр тарихын һәм дөньяви этиканы сайлавы очраклы түгелдер. Ата-аналар әле мин балама үземнең бабамның динен укыта башласам, ул белем бала өчен кирәк, ләкин аңа карата башка балаларның мөнәсәбәте үзгәрмәсме икән уй белән шөбһәләнә. Алар, белем бирелсә дә, сыйныфны бүлгәләүдән куркалар. Моның өчен кайбер җирлек тә бардыр инде. Чөнки бала дин тарихын гына укып калмый, аның дөньяга караш системасы да формалаша. Без динне барыбер дөньяга караш системасы дип карыйбыз. Дин турында укытканда мәдәниятка гына кайтарып калдырып булмый. Диннең мәдәнияты турында сөйләгәндә барыбер аның дини нигезләре, догматикасы (Аллага ышану, Аллага инану) турында сөйләргә кирәк. Бу баланың дөньяга караш системасын формалаштыру өчен бер адым. Ата-аналар, баланың караш системасы башкача формалашып, аның башка диндәге балаларга карата мөнәсәбәте үзгәрмәсме дип азрак куркалар. Моның өчен җирлек бар дип уйлыйм. Аннан соң диннәр укыту өчен мәктәп гомумән әзерме икән? Чөнки мәктәп – дөньяви. Мәктәптә табигать фәннәре Чарльз Дарвинның эволюция теориясенә корылган. Бер дәрестә бу теория буенча укытып, икенче дәрестә Аллаһы Тәгалә кешене яраткан дип укытып, аның нәтиҗәсе нәрсә булыр дигән мәсьәлә, әлбәттә, ата-аналарны борчый. Бу аларны гына түгел, безне дә борчый. Без бу курсны мәктәпкә балаларыбыз әхлаклырак булсын дип кертәбез. Кайбер нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, Балтач районында ун ел дәвамында әхлак нигезләре дип укытыла. Аның нәтиҗәләре шактый. Әхлаклылык дәрәҗәсе, дин сабагы укыганнан соң, барыбер үсә.
 
Биредә сүз югары әхлаклы булу турында гына бармый. Без бит күпмилләтле дәүләттә яшибез. Күпмилләтле дәүләттә ул проблема китереп чыгармасмы? Шәхсән баланы алганда, аның әхлагы югары булыр, шул ук вакытта башка балаларга карата аның мөнәсәбәте кардиналь үзгәрмәсме? Ул мөнәсәбәт җәмгыятькә проблема китереп чыгармасмы дигән сорау кала. Без Татарстанны күпмилләтле, толерант дип саныйбыз. Бу фән кереп киткәннән соң, күпләр биредә кардиналь, принципиаль үзгәрешләр булмасмы дип уйлый. Бу хакта Мәгариф министрлыгы чиновниклары да уйлый. Шуңа күрә быел ике генә модульнең кереп китүе дә шуның белән бәйле. Ул башка диннәр тарихларын укытырга теләмәүдән түгел, Татарстанда диннәр арасындагы мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрмәсме дип куркудан. Әмма алга таба ислам дине, православ дине нигезләрен сайлау барыбер булмый калмас. Бездә бит тулысынча татарлар гына яшәгән районнар бар. Анда ислам дине нигезләрен укытудан мин бернинди проблема да күрмим. Аннары руслар яшәгән районнарда православие дине нигезләре укытканда, сыйныфны бүлгәләү юк. Ә шәһәрләрдә укытуны оештыру ягыннан да, нәтиҗәләр хакында әйтү дә шактый авыр”, - диде ул.
 
КФУның “«Религиоведение” кафедрасы мөдире Валерий Королев билгеләп үткәнчә, яңа курсны укыту өчен кадрлар пробелмасы кискен тора. Аның сүзләренчә, аларның кафедрасы әзерләгән профессиональ белгечләрне мәктәпләргә алырга атлыгып тормыйлар. “Хәзерге вакытта мәктәп укытучыларын тиешенчә әзерләү турында уйларга кирәк”, - диде ул.
 
Казандагы Будда үзәге президенты Оскар Брейтман сүзләренә караганда, укучыны яшьтән дөньякүләм диннәрне өйрәнүгә көчләп этәрү кирәк түгел. “Аны кеше олы яшьтә хәл итәргә тиеш. Кече яшьтән аңа көчләп тагу аның мөмкинлекләрен чикли, сәләтләре ачылмауга китерергә мөмкин. Икенче яктан караганда, без күпмилләтле илдә яшибез. Шуңа күрә күршеңнең ничек яшәве турында белү гражданлык бурычы булып тора. Диннең үсешен дөньяви күзлектән чыгып аңлатуны дөрес адым дип саныйм”, - диде ул.
 
Казан епархиясе вәкиле Сергий Шкуро белдергәнчә, яңа предметны мәктәпләрдә махсус әзерлекле дин белгечләре укытырга тиеш. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, тарих укытучылары белем бирсә дә ярый.
 
Татарстан мөфтиятенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла хәзрәт Якупов мәктәпләргә яңа курсны кертүне хуплап, алда торган барлык проблемаларны хәл итеп булачагын билгеләп үтте. Очрашуда катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында тагын бер тапкыр фикер алышырга карар итте.
 
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: диннәр тарихы нигезләрен укыту Татарстан өчен яңалык түгел. Моннан 5-6 ел элек Татарстан Мәгариф министрлыгы теләге буенча диннәр тарихы буенча дәреслек эшләнгән иде. Ул Россия төбәкләре өчен дә тәкъдим ителгән иде. Әлеге дәреслек буенча Татарстанда өч йөздән артык мәктәптә факультатив һәм электив рәвештә дин дәресләре укытылды. Министрлык мониторингыннан күренгәнчә, аның нәтиҗәләре бик кызыклы булып чыккан. “Балалар тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да “Диннәр тарихы” дәреслегенә дә, аны укытуга да каршылар бөтенләй булмады диярлек”, - диде РИУ ректоры.
 
Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, ул мәктәпләргә дәреслек әзерләүдә катнашкан. “Хәзер без 5 нче сыйныф өчен дәреслек әзерлибез. Дәреслек – әле ул эшнең уннан бер өлеше генә. Укытучы өчен өстәмә материал да мөһим. Укытучыларны әзерләү мәгариф министрлыгы өчен мөһим проблемаларның берсе дип саныйм. Аннан соң объектив укыту мәсьәләсе дә бар. Без татар булгач, безгә традицион ислам дине якын. Татар кешесе укытса, аның православ диненә мөнәсәбәте нинди булыр? Субъектив булмасмы дигән сораулар да бар. Укытучылар теге яки бу динне эченнән чыгып аңлата белерме? Монда әле бик күп концептуаль проблемалар бар. Бу укытыла башлагач килеп чыгар һәм акрынлап хәл ителер инде. Беренче елда барыбер проблемалар күп булыр дип уйлыйм”, - диде ректор.  
 
Римма Гатина, “Татар-информ”

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана