Мөхәммәд галәйһиссәламнең үз кулыннан...

27 апрель 2012 ел 11:45

Беренче тапкыр безнең бабаларыбыз ислам дине белән Азов буе Бөек Болгарда, Хәзәр каганлыгында таныша. Шунда ук шактый өлеше ислам динен кабул итә. Безнең якларга килгән болгарларның, дөресрәге, салты-маяк археологик культурасына караган кабиләләрнең шактые ислам динендә була инде.

Кайбер чыганаклар Азов буе болгарларының Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында ук ислам динен кабул итүләре хакында сөйли. Шундыйлардан Чокрыкчызадә исеме белән мәшһүр булган XVI–XVII йөз язучысы Мөхәммәд бине Мөхәммәднең «Алты бармак китабы» (яисә «Дәлаилел-нөбүвәт» – Пәйгамбәр дәлилләре). Бу күләмле китап инкыйлабка кадәр төрки-татарлар арасында иң популяр әсәрләрдән саналган. Берничә тапкыр Казанда басылып чыккан (1899, 1905, 1910 һ.б. елларда). Монда (570–633 еллар) бөтен могҗизалары, төшләре белән Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы тасвирлана. Әсәр алты кисәктән тора. Мөгаен, шуңа күрәдер дә, «Алты бармак» дип атала. Моннан тыш, һәр кисәк тагын ваграк бабларга бүленә. Һәр баб Мөхәммәд пәйгамбәрнең аерым елдагы гамәлләренә багышланган. Һиҗри белән 7 нче (милади белән 629) елда башка хәлләр белән беррәттән түбәндәге вакыйга да хикәяләнә. Бу чыганакка безнең игътибарны язучы һәм галим Фәрит Яхин юнәлдерде. Хикәят беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгәнлектән, аңа тулырак тукталыйк.

Хәзерге телгә тәрҗемәсе: «Фәруһ бине Гамру Хизамигә Рум падишаһы тарафыннан Болгар җиреннән Гоман хан иде. Мөселман булды. Вә пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вәссәламгә хат биреп үзенең буйсынганнарыннан Мәсгуд бине Сәгыд исемле кеше кулы белән ничә бүләк бәрабәренә күндерде. Мәдинәгә килеп хатын рәсүл салаллаһу тәгалә галәйһи вәссәламдә мәҗлесендә укыдылар. Язылган: «Бу хат хәзрәте пәйгамбәр салаллаһу тәгалә вәссаләмгә Фәруһтан белдерү – мин иманга килдем. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә-ниятенә һәм синең пәйгамбәрлегеңә карар итәм. Мин беләм, син шул пәйгамбәр Гайсә галәйһиссәлам синең киләчәгең турында белдерде». Хәзрәт (Мөхәммәд пәйгамбәр. – Г.Д.) килгән кешене зурлады. Билалга кунак буларак кабул итәргә әмер бирде. Бүләген кабул итте. Әйтерләр: бер ак ат һәм алтын белән тукылган бер яхшы кафтан, тагын берничә әйбер бүләк итте. Атны Әбу Бәкергә багышлады. Кафтанны Мәхәррәмәд бине Нуфалга бирде. Бер ат, бер ишәк бар иде. Аларны Сәгыд Сәгъдигә бирде. Шуннан соң күзәдә (балчыктан яндырып эшләнгән савыт, чүлмәк? – Г.Д.) һәм энҗе савытлары бар иде. Хатыннарына өләште. Хатның җавабында язды: “Мөхәммәд рәсуллаһтан Фәруһка язылды. Әмма шулай итеп, җибәрелгәннәр (хат, бүләкләр) безгә килеп иреште. Вә исламыңнан хәбәр бирдең: син хакыйкатьтә, Хак Тәгаләң сине тугры юлга дәлил итте. Биш вакыт намазны кылып, вә зәкятеңне үтәрсең». Вә Билалга әмер бирде. Ул Мәсгудкә 500 дирһәм акча биреп, вилаятенә кире кайтарып җибәрде.

Хәбәр ителер: Фәруһның исламының хәбәре Рум падишасына иреште. Фәруһны чакыртып, әйтте: «Мөхәммәд диненнән кайт. Сиңа ничә мәмләкәт бирим. Фәруһ әйтте: «Кайтмыйм, чөнки мин беләм, хак пәйгамбәрдер (Мөхәммәд галәйһиссәләм. – Г.Д.). Шулай ук син дә тагын бел, Гайсә бине Мәрьям галәйһүма әссаләм килмәс борын хәбәр биргән пәйгамбәрдер. Ләкин милкеңнән һәм мәмләкәтеңнән аерылабыз. Сине хактан кире кагар. Аннан Рум падишаһы аны тоткын итте. Ничә вакыттан соң җәзалап, мәетен дар агачына асты. Рәхмәтуллаһу галәйһи».

Кыскасы, шулай итеп, болгарлар хакиме Фәруһ бине Гамру Хизами ислам динен кабул итә. Моны рәсмиләштерү өчен Мәдинәгә 629 елны Мөхәммәд пәйгамбәргә үзенә буйсынган Мәсгуд бине Сәгыдне хат һәм бүләкләр биреп илче итеп җибәрә. Мөхәммәд пәйгамбәр Болгар хакиме һәм болгарларның ислам динен кабул итүләренә хәер-фатихасын бирә. Моны ишетеп, Византия императоры болгарлар хакименә ислам диненнән күп мәмләкәтләр бирү бәрабәренә баш тартырга чакыра. Фәруһ бу таләпне үтәмәгәч, император аны җәзалап үтерттерә.

Бу хикәят легендар характерда. Кайчандыр ислам динен кабул иткән халыкларның мөселманлыкны Мөхәммәд пәйгамбәрнең үз кулыннан алынуын расларга омтылган легендар хикәятләре аз булмаган. Шулай да болгарлар белән бәйләнешле бу хикәят үзенең реаль тарихка якынлыгы белән  игътибарны җәлеп итә.

VII гасырда хикәяттәге «Рум тарафында болгарлар жире», шиксез, Азов буе Бөек Болгар дәүләте урнашкан яки, гомумән, болгар кабиләләре яшәгән җирләр. Бу чорда, чыннан да, Византия яки Көнчыгыш Рим империясе кодрәтле һәм гаять зур дәүләт була. Ул көнбатыштан көнчыгышка таба 4300 километрга сузыла: Балкан, Кече Азия, Сүрия-Палестина, Мисыр, Төньяк Африканың диңгез буе, Пирәнәй ярымутравының көньяк-көнчыгыш өлеше. Урта җир диңгезендә Византия флоты хакимлек итә. Чыганакларга караганда, болгар-грек мөнәсәбәтләре аеруча император Ираклий вакытында (яшәү еллары 575–641, идарә итү еллары 610–641) көчле була. Хикәяттә сөйләнгән «Рум падишаһы» (629 ел) аның идарә итү елларына туры килә. Грек-византия культурасының тәэсире «Кубрат хан хәзинәсе» дип аталган табылдык әйберләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Шушы вакытта (VI гасырның егерменче елларының ахыры – VII йөзнең утызынчы еллар башы) Азов, Кара диңгез, Кубань буйларында Бөек Болгар дәүләте оеша. Бу дәүләт берләшмәләренең иң күренекле ханнары – Орган һәм Кубрат. Яңа оешып килгән дәүләт буларак, монотеистик диннәргә игътибар юнәлтелә. Христиан дине белән яшь ислам дине мәнфәгатьләре бәрелешә. Вакыты-вакыты белән Болгар Византиягә күпмедер дәрәҗәдә буйсынган кебек тәэсир кала. Византия болгарлар арасында христиан динен тарату эшен алып бара. Кайчак ул өлешчә уңышка да ирешә. Чыганакларда хәтта ил башлыклары Орган яки Кубратның христиан динен иман итүләре хакында да хәбәрләр теркәлгән. Шуңа күрә дә үз вассалының ислам динен кабул итүе Византия императорында шулхәтле ярсу тудыра ки, хәтта, югарыда китерелгән чыганактан аңлашылганча, ул җәзалап үтерелә. Өлешчә гарәпләр яшәгән җирне дә биләгән Византия тиз арада хәлиф Мөхәммәд тарафдарлары белән кискен бәрелешкә керә. Гарәпләр 640 нчы елларда ук Константинопольне камап торалар, Византия империясенең күп җирләрен яулап алалар.

Шул рәвешле «Алты бармак»та китерелгән вакыйга ул чордагы тарихи мохиткә бик тә туры килә. Әмма бу чорда, мөгаен, ислам тотрыклы дингә әверелә алмагандыр әле. Ул яңадан хәзәр-гарәп сугышлары вакытында көчәя. Бу вакытта инде Бөек Болгар дәүләте таркалып, Хәзәр каганлыгына кушылган була.

737 елда гарәпләр Мәрван җитәкчелегендә Хәзәр башкаласын алгач, каганга һәм ил халкына ислам диненә керергә тәкъдим итәләр. Шулай да ул чорда әле ислам Урта Азиядә һәм Кавказ артында яңа гына таралганга күрә, әллә ни уңышка ирешә алмый. Шулай да, Харәземнән чыккан мөселманнар монда аз булмый. Әмма хикмәт мөселманнарның азлыгында яки күплегендә генә түгел, аларның ил эчендә тоткан урыннарында. Алар каган гвардиясенең төп өлешен тәшкил итә. Харәзем мөселманнарының шактый булуы бу якларда Урта Азиягә хас ислам диненең таралышына китерә һәм киләчәктә Урта Идел һәм Кама буйларында да шул рухтагы исламның үтеп керүенә бер сәбәп була. Х гасыр башында Итиль шәһәрендә мөселманнар шактый күп яши. Хәтта каган бәкнең вәзире, ягъни беренче кешесенең мөселман булуы мәҗбүри итеп куела. Итил Х гасыр урталарында берничә сәүдә кәрван юлының кисешкән урынына әверелә. Бу сәүдәдә Харәзем, Дәрбәнд, Хорасан һәм ерак Һиндстан, Кытай, Йәмән белән тыгыз элемтәдә булган мөселман сәүдәгәрләре зур роль уйный. Хәзәр-болгарларда ислам диненең киң таралышы әл-Куфи, әл-Белазури кебек гарәп язма чыганакларында гына түгел, археологик эзләнүләр нәтиҗәләре белән дә исбатлана. Бу якларда археологлар тарафыннан казып тикшерелгән, болгар-хәзәрләргә нисбәтле күп кенә каберләрнең мөселман йолаларын үтәп күмелүе билгеле булды (К.И. Красильников һ.б.). Нумизмат Ә.Г. Мөхәммәдиевның  тикшеренүләренә караганда, Хәзәр каганлыгында куфи мөселман акчаларының күпләп сугылуы да ислам диненең ныклап таралуы хакында сөйли.

 Мәскәү галиме А.П. Новосельцев нигезләгәнчә, хәзәр-болгарлар Х гасыр ахырында Харәземнән яңадан рәсми рәвештә ислам динен кабул итәләр.  

 Идел, Кама буйларында яңа дәүләтләрен төзегән болгарлар бу чорлардан да бай рухи мирас алалар. Алай гына түгел, болгарларның киләчәктә халык дине дә, дәүләт дине дә итеп ислам динен алулары, нигездә, шул чорларда ук билгеләнгән була.

Шулай итеп, югарыда китерелгәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, безнең ерак бабаларыбыз ислам динен Мөхәммәд галәйһиссәламнең үз кулыннан, аның турыдан-туры хәер-фатихасы белән кабул итүләре ачыклана.

Фото ТР Милли музееның рәсми сайтыннан (www.tatar.museum.ru) алынды.

Гамирҗан ДӘҮЛӘТШИН,

Казан (Идел буе) федераль университетының

Тарих институты профессоры,

тарих фәннәре докторы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана