Скопьеда кар мәчет барлыкка килде

02 март 2012 ел 14:31

Сирәк була торган мөмкинлекне – карның аномаль күплегеннән файдаланып, Македония башкаласының иң яшь мөселманнары кар әвәләп мәчет ясады, дип хәбәр итә www.regions.ru сайты.

Ерактан чып-чын мәчет кебек күренеп торган кар “бина”ның биеклеге ике метрлап чамасы һәм мәчет әйләнәсе бер-берсенә ныгытып тартылган кара тасмалы кар баганалар белән әйләндереп алынган.

Мәчет хәйрия максатыннан – авыру балага дәваланырга иганә җыю өчен төзелгән. Яшь төзүчеләр кар сарае белән янәшә генә акча җыю өчен әрҗә дә куйганнар, алар аны хәзер саклап тора.

Мондый акция ясау инициативасы балалардан булганлыкны Македония Республикасының Ислам берләшмәсе биргән аңлатмалар да раслый. Аның вәкилләре кардан эшләнгән мәчет турында ишеткән, әмма алар аңа җитди карамыйлар. «Бу балаларның эше һәм аңа нинди дә булса мәгънә бирергә кирәкми. Балаларның мондый бина әвәләп ясаулары бик тә тәэсирле, дулкынландыргыч, уйланландыра торган күренеш», – дип белдерде мөселман оешмасының матбугат сәркатибе Абас Ислами.

Шунысын да билгеләп үтик: 2013 елның кышында Швециядә боздан төзелгән мәчет ачылыр дип көтелә; ул боздан эшләнгән билгеле Icehotel отеле янында булачак (Лапландиянең Юккасъярви авылы).

Отель әйләнәсендә һәр елны боздан төзелеп киленгән чиркәүдә елның-елында йөз иллеләп пар никахлашкан. Шуның белән рухланып, мөселманнарның швед ассоциациясе имамы Мәхмүд Әлдәбә мөселманнарга да боздан гыйбадәтханә кору тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, гадәти булмаган мәчет төзелеше төрле мәдәният һәм диннәр белән диалогны җайга салырга ярдәм итәчәк.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан 

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана