Хаҗиларга дини, уңайлы һәм... милли кием кирәк

27 февраль 2012 ел 15:38

Хаҗ – Исламда рухи һәм матди әзерлек таләп итә торган бишенче фарыз гамәл. Мөгаен, кемдер икенче кешенең хаҗга барырга рухи әзерлек дәрәҗәсен төгәл генә билгели алмас, ә менә матди якны чамаларга була. Әйтик, бүгенге көндә Хаҗга ким дигәндә 70 мең сум акчасы булганнар бара ала, чөнки иң очсыз юллама бәясе шул чама.

 
Матди як дигәндә, хаҗ кылырга җыенган кешенең юлына, анда баргач яшәренә, ашарына акчасы җитәрлек булуы мөһим. Әлеге чыгымнар белән бергә киенү мәсьәләсе дә калка. Хаҗилар изге сәфәр вакытында ничек киенә соң? Татарстан хаҗилары башкалардан аерыламы?

Изге сәфәргә киендер!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Мөселман эшкуарлары ассоциациясе хаҗиларның өс киемнәренә кагылышлы мәсьәләне бизнесменнар, дизайнерлар ярдәмендә табарга уйлаган. Төгәлрәге, алар Татарстан, (татар дип әйтсәң дә дөрес булыр) хаҗиларының бердәм хаҗ киемен булдырырга телиләр. Шул нияттән нәзарәт хаҗ киеменә конкурс үткәрә. Ул ике этапта узачак. 20 мартка кадәр дизайнер-модельерлар хаҗ костюмнары эскизларын тәкъдим итәргә тиеш. Аннары апрель урталарына әлеге эскизлар буенча киемнәр үрнәген тегәчәкләр.

Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров әйтүенә караганда, җиңүчеләрне рухи кыйммәткә ия бүләк көтә. Шулай ук кием дизайнерының авторлык хокукы теркәләчәк һәм сатудан кергән керемнең билгеле бер өлеше аңа биреләчәк.

Хаҗи костюмнарына кагылышлы беренче сөйләшүгә ассоциация татар милли товарларын белән сәүдә итүче дистәләп бизнесмен, дизайнерны җыйды. Аларның күбесендә хаҗ киеменә кагылышлы конкурс кызыксыну уяткан. Сөйләшүнең рәсми өлеше башланганчы ук үзара бу теманы кызып тикшерделәр, телефон номерлары белән алыштылар.

Яшь кенә булуына карамастан, мөселман киемнәре дизайнеры, Технология университеты студентыЭнҗе Галәүтдинованың хаҗ киемен тегү тәҗрибәсе бар икән инде. Үткән ел "Идел-хаҗ" оешмасы "Ниса" компаниясенә хаҗ киемнәрен тегәргә заказ биргән булган. Энҗе менә шул компания өчен мөслимәләр хаҗ киеме эскизларын эшләгән.

“Узган ел "Идел-хаҗ" өчен 700ләп хатын-кызга табигый тукымадан халат, туника һәм чалбар, ирләргә күлмәк һәм чалбар тегелде", – диде ул. Бу юлы ул башка ателье исеменнән килгән. Конкурста катнашырга теләген яшермичә, инде күңелендә берничә төрле хаҗ киеме эскизын йөртүен дә әйтте.

Аның янәшәсендә утырган күн читекләр, милли бүләкләр җитештерүче "ГрандМастер-Р" оешмасының хуҗабикәсе Регина Рахматуллина исә хаҗиларга аяк киемнәре тегәргә кызыга. "Без инде өч ел читекләр, милли аяк киемнәре тегәбез. Алар бик уңайлы, көн дә кия торган итеп эшләнә. Читекләребезне бик теләп алалар, чит илләргә алып китәләр. Күптән түгел Ирина ханым Миллерга (“Газпром” башлыгының хатыны – ред. искәрмәсе) бүләккә эшләттеләр. Менә хаҗиларга да аяк киемнәре тегеп карыйсыбыз килә, шуңа да бу очрашуга килдем", – диде ул. Моңа кадәр әле хаҗиларга махсус аяк киемен әзерләгәннәре юк иде. Шуңа күрә читекчеләрдән яңа төр аяк киеме уйлап табу таләп ителмәсә дә, шактый үзенчәлекле эш башкару көтелә.


Эшкуарларның конкурста катнашу теләге бар, әмма аларны хаҗ киемнәренә кагылышлы мәгълүмат булмау аптырашта калдырган. Сөйләшү барышында бизнесменнарның дини киемгә кагылышлы сорауларына мөфтий Илдус хәзрәт Фәйз, ассоциация җитәкчесе Радик әфәнде Гафуров һәм шулай ук очрашуда катнашкан башка хаҗилар җавап бирде. Шуларның кайберләренә тукталып үтәбез.

Хаҗилар киеме конкурсы ни өчен үткәрелә?

Илдус хәзрәт Фәйз, иң беренче чиратта эшкуарларны үзара итагать сакларга һәм күңелләрдә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тырышырга чакырды. "Хаҗ кылу Исламда мәҗбүри һәм ул бик авыр башкарыла торган гамәл. Монда кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте дә тикшерелә. Хаҗга барганда, кеше бар нәрсәгә әзер булырга тиеш. Минем уйлавымча, Татарстан хаҗиларына әзерләнгән киемне башка төбәк татарларына да тәкъдим итәргә булыр", – диде.

Радик әфәнде: "Хаҗга әзерләнгәндә һәрвакыт "Үзең белән нәрсә алырга? Нинди кием кияргә?" дигән гадәти сораулар туа. Хаҗ кыла торган урыннарда табигать шартлары безнекеннән аерыла. Күп вакыт җәяүләп йөрергә туры килә. Төнлә исә чүлдә куналар, анда шактый салкын була. Шуңа күрә хаҗи киеме шактый әһәмиткә ия. Башка илләрдән килүчеләр расланган бер төсле киемнәрдән йөри. Мәсәлән, төрекләрне алыйк. Беренчедән, алар күркәм күренә, икенчедән, Төркия мөселманнарының бердәмлеген күрсәтәләр. Костюмнары милли үзенчәлекләрне кулланып, уңайлы итеп тегелгән. Башка илләрдән килүче хаҗиларның да үз киемнәре бар. Россиядә Татарстан Исламны кабул итү вакыты буенча да, аны таратуда да лидер, безгә хаҗиларының бердәм хаҗ костюмы комплектын булдырырга вакыт җитте", – диде.

Хаҗ костюмы комплекты дигәндә, хатын-кызлар һәм ир-атлар күлмәге, чалбар, ихрам тукымасы, баш һәм аяк киеме, билбау, сумка, хәтта чүлдә ятып йоклар өчен җәймә күз алдында тотыла.

Хаҗ киемен теккәндә, нинди таләпләр куела?

"Хаҗи киеме ислам кануннарына туры килергә һәм шул ук вакытта аның бәясе дә кеше алырлык булырга тиеш. Бер җирдән килгәннәр бер-берсен ерактан шул киемнәре аша таный алсын, бу югалмас өчен кирәк", – дип ассызыклады Илдус хәзрәт. Шулай ук ул ир-атларның ихрам киемнәре энә, җеп белән тегелгән булмаска тиешлекне искәртте.

Радик әфәнде үз чиратында хаҗилар киемендә безнең халыкның милли йөзен күрсәтергә чакырды. Бу уңайдан татар бизәкләренә, Татарстан байрагына мөрәҗәгать итәргә була. Ә менә туграны дини киемгә төшерерга ярамый икән, чөнки анда барс – җәнлек төшерелгән.

Әлбәттә, хаҗ кылу болай да очсыз тормый. Шуңа күрә кием бәясе күпләр өчен зур роль уйнарга мөмкин. Кайбер хаҗилар киемне ике нөсхәдә: очсызрак һәм кыйммәтрәк тукымадан тегеп карарга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта ул ясалма тукымадан тегелмәсен, чөнки хаҗга төрле яшьтәге кешеләр бара. Кием аларның сәламәтлегенә зыян китерерлек булырга тиеш түгел. Әле аның документларны, акчаларны караклардан, хаҗ кылу ыгы-зыгысында төшеп калып югалудан да саклавы мөһим.

Очрашуда катнашкан хаҗияләр күлмәкләрнең җиңен төймә белән эләктермәле итмәскә, киң итеп тегәргә киңәш иттеләр. Җиңне тәхарәт алганда һаман саен төймәләп тору читен диләр. Үткән ел хаҗга баруны оештырган бер туроператор саткан киемне ирләр, Мәккәгә баргач, кия алмаган. Чөнки намаз укыганда ул арттан ачылып китә торган итеп тегелгән. Моннан тыш аның җиңе кыска булу да хаҗиларга ошап бетмәгән. "Татар ир-атлары, безнең бабайлар терсәктән төшеп торган җиңле күлмәк кигәннәр бит. Хаҗда ачык терсәкле күлмәк киеп йөрү урынсыз", – дип аңлаттылар хаҗилар.

Эшкуарлар белән конкурска кагылышлы очрашулар нәзарәттә бу атнада да үткәрелә. Анда инде хаҗилар киеме турында тагын да тәфсилләбрәк сөйләшергә җыеналар.


Айзирәк ГӘРӘЕВА

www.intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана