Фирдәвес Әхтәмова якты дөньядан китте

24 февраль 2012 ел 13:28

Татарстанның халык артисткасы Фирдәвес Әхтәмованың вафат булуы уңаеннан, республика җәмәгатьчелеге кайгы уртаклаша.

“Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. 22 февральдә каты авырудан соң 73 нче яшендә Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова вафат булды.

Фирдәвес Әхтәмова – Г.Камал театрында ярты гасыр иҗат иткән күренекле щепкинчыларның берсе иде.

Ф.К.Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районының Яушыйк авылында дөньяга килә. Ул әтиләре сугышта һәлак булган буын баласы. Унбер яшьтә әнисез дә калып, абыйсы тәрбиясендә Казанда үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, татар театры өчен махсус оештырылган төркем белән Мәскәүгә Щепкин исемендәге югары театр училищесына укырга китә. 1961 елда, аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә.

Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә, сәхнә гүзәллегенә ия булган артистка, иҗатының беренче адымнарыннан ук, күпсанлы тамашачылар мәхәббәтен яулый. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган йөзгә якын образ бар.

Төрле елларда башкарылган Фәрхинур – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Мәйсәрә – «Американ», Фатыйма – «Сүнгән йолдызлар», Зөһрә – «Назлы кияү», Шәмси әби – «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Розалия – «Соңгы хат» (X.Вахит); Липочка – «Агай-эне ак мыек» (А.Островский); Софья – «Бер төн» (Б.Горбатов); Эльмира – «Дуслар җыелган җирдә», Алтынчәч – «Әниләр һәм бәбиләр», Фирая – «Галиябану, сылуым иркәм» (Т.Миңнуллин); хатын – «Бичура» (М.Гыйләҗев); Фатыйма – «Өчәү юлга чыктык» (Р.Батулла); Җәмилә – «Бәхетсез егет», Биби – «Беренче театр», Бәдигыльҗамал – «Каениш, көндәш һәм башкалар» (Г.Камал); Абруй – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һәм башка рольләре артистканың төрле жанрда да искиткеч тормышчан, табигый һәм хисле уенының үрнәге иде.

Фирдәвес Әхтәмованың иҗаты чын милли халыкчан рух белән сугарылган. Г.Камал әсәре буенча куелган “Беренче театр” телевизион фильмындагы Биби образы Ф.К.Әхтәмова иҗатында һәм, гомумән, татар театры сәнгатендә зур урын алып тора.

2010 елда VI Халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә Фирдәвес Әхтәмова, «Бибинур» фильмында төп рольне башкарып, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады.

Ф.Әхтәмова хезмәттәшләренә ышанычлы, киң күңелле дус, яшь буын өчен кайгыртучан, ярдәмчел остаз иде.

Халкыбызның сөекле артисткасы Фирдәвес Әхтәмованың якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, – диелә кайгынамәдә.

P.S.: Фирдәвес апа 22 февраль көнне Әтнә районы зиратында ире янәшәсендә җирләнде. Урыныгыз җәннәттә булсын!

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана