Иң сыйфатлы хәләл ризык кайда?

24 февраль 2012 ел 13:11

Татарстанда III Халыкара KAZANHALAL2012 күргәзмә-ярминкәсенә әзерлек эшләре дәвам итә. Быел әлеге чара тагын да масштаблырак һәм кызыклырак булырга ошаган, дип яза www.intertat.ru сайты.

Күргәзмә 19-21 май көннәрендә KAZANSUMMIT–2012 ислам бизнесы һәм финансларының IV Халыкара саммиты кысаларында үткәреләчәк. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр арасында хәләл ризык җитештерүчеләр генә түгел, ә косметика, милли һәм мөселман киемнәре, әдәбият, сувенирлар сату белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук туристик һәм медицина хезмәте күрсәтүче оешмалар да бар.

Чараның төп максаты – халыкны үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелүче сыйфатлы хәләл ризык белән таныштыру. Халыкка әлеге продуктларның хәләл икәнен генә түгел, ә экологик таләпләргә туры килә торган, сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек икәнлеген аңлату да төп бурычларның берсе. Тик шунысын да онытырга ярамый: хәләл дигәндә ашау продуктларын гына түгел, ә финанс, медицина, туристик хезмәтләрне дә күз уңында тотарга кирәк.

Тагын бер мөһим нәрсә: «KAZANHALAL»нең оештыру комитеты Малайзия, Һиндстан, Индонезия, Пакыстан, Төркия һәм БДБ илләре белән тыгыз элемтәдә тора. Шул рәвешле, бу чара Россиянең гарәп илләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Быел әлеге күргәзмә-ярминкәдә йөз иллегә якын компания-экспонент катнашыр дип көтелә.

Рәмзия ЗАКИРОВА

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

 

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана