Хәзрәт сүзе – үтемле

16 февраль 2012 ел 15:33

Мәүлид ае дәвамында мәчетләребездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне зурлау максатыннан төрледән-төрле  чаралар оештырыла. Сишәмбе көн Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә уздырылган очрашуда Татарстан Диния нәзарәте мөфтие  Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин да катнашты. 

“Бүгенге очрашуга авыл имамнарын, авыл җирлекләре башлыкларын чакырубыз юкка гына түгел. Җәмгыятьне дин белән бергә алып барганда гына мул һәм тыныч тормышта яшәрбез. Аллаһыга шөкер, безнең җирлектә динебезгә хөрмәт арта бара. Өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең, мәктәп укучыларының намазга басуына ихлас күңелдән сөенәбез”, – дигән сүзләр белән башлады очрашуны район башлыгы Фәрит Габбасов. Район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Коръәннән аятьләр укыганда, гыйлем учагына үзгә моң таралды, нур иңде.
“Очрашуга килүебезнең төп сәбәбе –  Мәүлид ае, Пәйгамбәребезне зурлау. Мәүлид укылган җирдә тынычлык хакимлек итәр, мохтаҗлык булмас, сабырлык, бәрәкәт, муллык артыр.  Шуңа күрә  Рәбигүл әүвәл ае дәвамында Мәүлид кичәләре уздырыйк, Рәсүлүллаһка салаватлар, мәүлидләр әйтик, догалар укыйк,  вәгазьләник. 20 февральдә Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында без дә Мәүлид бәйрәме уздырырга ниятлибез. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашырга теләк белдерде. Җитәкчеләребезнең динебезне олылавы, дин тотучыларга хөрмәт белән каравы үзе сөенеч түгел мени?! Инде шушындый шартларда да тормышыбызны Ислам дине кануннары нигезендә кормасак, дөрес юлга басмасак, һәлак булырбыз, Аллаһ сакласын. 
Ислам диненең нигезе булып тәүхид – бер Аллаһыга гына ышану  һәм гүзәл әхлак, күркәм холык тора. Пәйгамбәребезнең: “Мин бу дөньяга кешедә күркәм холык тәрбияләр өчен җибәрелдем”, – дигән сүзләре бар. Аллаһ илчесенең холкы, аның тормыш рәвеше безгә һәрьяклап үрнәк булып тора. Шуңа күрә  бу айда Аның тормышын аеруча җентекләп өйрәник. Пәйгамбәребезнең күркәм холкы – мөселманнар өчен көзге кебек. Менә шул көзгегә карап, һәркем үх холкын үзгәртергә, тагын да камилләштерергә омтылсын иде. Агымдагы елның Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан ителүе дә юкка гына түгел. Ул Президентыбыз игълан иткән тарихи, мәдәни мирасны саклау  елы кысаларында узачак һәм дини, җәмгыятьтәге тотрыклылыкны ныгытырга ярдәм итәчәк. Безнең милләтебез бервакытта да Коръәннән тайпылмады. Бүген дә Коръән кушканча яшәсәк, ялгышмабыз. Изге китап һәр мөселманның кулланма әсбабы булырга тиеш. Әнә, Республикабызның беренче Президенты “Яңарыш” фонды аша дөньяда тиңе булмаган Коръән нәшер иттереп кайтартты. Бу үзе һәрберебезгә үрнәк булырдай изге гамәл бит ”, – диде Илдус хәзрәт Фәизов.
Очрашуда 4 мартта узачак сайлаулар турында да сүз барды. “Аллаһыга шөкер, Әгерҗедә дә матур үзгәрешләр бик күп. Балаларыбыз тагын да яхшырак яшәсен дисәк, инде бүген үк орлыкларын салып куярга кирәк. Шуны уйлап, сайлауларда тавышларыбызны киләчәгебезне ышанып тапшырырдай кандидатларга бирик”, – диде Марат Гатин (М.Гатин – Кичкетаң имамы Мөхәммәтазат хәзрәтнең абыйсы Илшатның улы – авт.). Илдус хәзрәт Фәизов мәхәллә имамнарының, авыл башлыкларының халыкны сайлауларда катнашырга өндәүдә башлап йөрүчеләр булырга тиешлеген ассызыклап, бу эштә актив булырга чакырды. “Кешеләрнең хәерлесе – халыкка файдалы булганы. Халык белән бергә булыгыз. Хәзрәт сүзе үтемле булырга тиешлеген онытмагыз”, – дип мөрәҗәгать итте Илдус хәзрәт. Очрашу Мәүлид уку, дога кылу белән тәмамланды.

Дания АБЗАЛИЕВА, «Әгерҗе хәбәрләре»

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана