“ХӘЗРӘТ СҮЗЕ – ИҢ ҮТЕМЛЕСЕ”

13 февраль 2012 ел 13:19

Район үзәк мәчетендә авыл муллалары һәм бирегә махсус килгән дин-кардәшләребез җөмһүриятебез мөфтие Илдус Фәиз белән очраштылар.

"Җыелуыбызның төп сәбәбе – Мәүлет ае, Пәйгамбәребез туган ай. Икенче бер сәбәп – хәзрәтләр белән күрешү, аларны дингә тагын да ныграк тарту”, – диде. “Мәүлет аен шулкадәр олылау нигә кирәк соң ул?” – диючеләр дә булыр. Моңа мөфтинең җавабы болай яңгырады: “Пәйгамбәребез һәр дүшәмбе көнне ураза тоткан, чөнки шул көнне туган – туган көнен шулай олылаган. Димәк, безнең дә Пәйгамбәребезне олылау дөрес гамәл”. Бары Коръән кушканча гына, сөннәтләрне искә алмыйча яшәргә өндәүчеләргә әнә шулай җавап бирде мөфти.

Бабаларыбызның дин тотуына бәйле фикере дә кызык яңгырады. Сәбәбе дә җитди шул. Хәзер еш кына бабаларыбызны яманлап әйткән фикерләр ише­телә. Имеш, алар дин­не дөрес тотмаганнар. Әгәр бабаларыбыз дин­не дөрес тотмаса, без кемнәр булыр идек икән? “Болар – кайдадыр чит­тә укып белем алган яки фикере шундыйлар тәэ­сире астында формалашкан кешеләр”, – дип саный мөфти. Очрашу  бары­шында има­­м­нарга хез­мәт хакы түләү мәсьәләсен дә кү­тәрде. Мөфти булып сай­ланыр алдыннан бир­гән 3 вәгъдәнең икесен үтә­гән дә. Мөхтәсибәт, мәдрәсәләрдә белем би­рүчеләр тиешле хезмәт хаклары алалар инде. Озакламас, авыллардагы имамнарга да би­рерләр. Соңыннан мөфти моңлы итеп аять укыды. Ата-бабаларыбыз ке­бек илебез-көнебез мул­лыгы, илебезгә юньле җитәкчеләр килүен теләп дога кылды. Бу уңайдан дөрес сайларга чакырды. Элек-электән бабаларыбызның патшабыз исәнлеге өчен дога кылуын, алардан барыбер дә ярдәм килүен дә искә алды.

Мөфти белән бергә килгән ТР Президентының Дини эшләр идарәсе җи­тәкчесе Марат Гатин да: “Читтән килгән көчләр төрле сәяси тарафка өн­ди. Аң булыйк, бердәм булыйк. Бу уңайдан халыкка хәзрәтләр җиткергән сүз иң үтемле­се булачак”, – диде.

 

Х.БАДИКОВ

 

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана