Барак Обаманың әбисен Аллаһ саклады

10 февраль 2012 ел 09:46

АКШ президентының үги әбисе Сара Обама Кениядә яши. Аңа 91 яшь. Күптән түгел генә ул юл һәлакәтенә очрап, хастаханәгә эләкте, дип хәбәр итә “Франс Пресс” агентлыгы.

Юл һәлакәтенә Сара Обама илнең көнбатышында урнашкан Кисуму шәһәреннән үзе яшәгән Когело авылына кайтып килгәндә юлыга. Америка президентының әбисе утырган машинаның шофёры, алда баручы йөк машинасын узып китәргә маташканда идарәне югалта һәм машина юлдан төшеп китә.

Машинада баручы Сара Обама һәм тагын дүрт пассажир тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Сара Обама шок хәлендә була, ләкин аның бәрелгән урыннары күп булмау һәм сәламәтлегенә зур зыян килмәгән булу сәбәпле, ул ике сәгатьтән соң хастаханәдән чыгарыла.

“Мине Аллаһы Тәгалә саклады. Без исән-сау килеш чыккан машинаның нинди хәлдә булуын күрсәгез икән! Бу гаҗәп хәл! – ди Сара Обама. – Күрәсезме: минем кулда кечкенә генә җөй һәм мин таякка таянмыйча гына да йөри алам.

Сара – Америка президентының кан туганы түгел: ул аның бабасының икенче хатыны. Шуңа карамастан, Барак Обама аны бик нык хөрмәт итә һәм аңа “Сара әби” дип эндәшә. 1995 елда дөнья күргән “Әтием хыяллары” дип аталган китабында ул аның белән 1988 елда Кениядә очрашуы турында яза.

Исегезгә төшерәбез: Сара Обама 2010 елда хаҗ гыйбадәтен үти. Хаҗда чагында ул оныгы (Барак Обама) ислам дине кабул итүен теләп дога кыла. Бу хакта Согуд Гарәбстанында нәшер ителә торган “Әл-Ватан” гәҗитенә сылтама биреп, “Франс Пресс” агентлыгы хәбәр итә.

Хаҗга исә Сара әби улы Сәед Хөсәен Обама һәм үзенең дүрт оныгы белән бара. Согуд Гарәбстаны хакимияте Обама гаиләсенең тору уңайлылыкларын тәэмин итүне үз өстенә ала. Обаманың абыйсы Согуд Гарәбстаны короле Габдулла ибне Габделгазизгә кунакчыллык, сый-хөрмәт күрсәткәннәре өчен үз рәхмәтен белдерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сайлау кампаниясе барышында Б.Обама яшерен рәвештә ислам динен тота дигән имеш-мимешләр таралган иде. 2010 елның августында үткәрелгән җәмәгатьчелек фикерен сораштырулардан күренгәнчә, Америкада яшәүче һәр бишенче кеше Обаманы мөселман кебек күрә. Шулай да, Ак йорт президентның ислам динен яшерен рәвештә тотуы турындагы хәбәрне кире кага һәм аның “тәкъва христиан” булуын белдерә.

Чыганак: “Дин вә мәгыйшәт” газетасы

 

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана