Германия хөкүмәте мәктәпләрдә ислам динен укыта башлый

07 гыйнвар 2012 ел 00:17

2012 елдан Германиянең дәүләт мәктәпләрендә мөселман балалары өчен ислам дине мәҗбүри дәрес буларак керәчәк. Илдәге сәясәтчеләрнең кайберләре моны якласа, икенчеләре исә каршы чыга.

Германиянең дәүләт мәктәпләрендә исламны фән буларак укыту 2012 елны Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җирләрендә башланачак. Бу җирләрнең җитәкчелеге инде әлеге фәрманга имза куйган. Анда ислам диненең алман теле һәм математика кебек үк мәҗбүри предмет исемлегенә керүе әйтелә. Хәзерге вакытта монда 320 мең мөселман баласы укый. Ләкин инде 2014 елдан ислам предмет буларак Түбән Саксониядә укытыла башлый. Аннары әкренләп башка федераль җирләрдә урнашкан мәктәпләргә дә кертеләчәк.

Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, якын киләчәктә Германиядәге мөселман гаиләләреннән булган җиде йөз мең баланы укыту өчен ике меңләп укытучы кирәк булачак. Хәзерге вакытта аларны илнең югары уку йортларында әзерлиләр дә инде.

Мюнхенда яшәүче Хәйретдин Садыйк сүзләренчә, ислам дәресләре теләгән мөселманнарга ата-аналар соравы белән элек тә укытылган. Ләкин хәзер тәртипләр үзгәрә.

«Хәзер Германия хөкүмәте укытучыларны үзе чыгара. Элек бер мәктәптә төрек балалары укыса һәм кимендә уникесенең ата-анасы: «Минем балама ислам дине дәресләре бирелсен, дип мөрәҗәгать итсә, ул вакытта сыйныфлар ачарга мәҗбүрләр иде. Төрек балаларын укыту өчен укытучылар Төркиядән килде һәм аларга хезмәт хакын да Әнкара түләде. Хәзер моны Германия өлкә хөкүмәтләре түләячәк», – ди ул.

Мәктәптә төрек кенә түгел, ә башка мөселман булган халыкларының да балалары укый. Төркиядән килгән укытучы бары төрек телендә укытса, яңа тәртипләр нигезендә Германиядә белем алган укытучылар алман телендә укытачак.

Укытучылар имам булып та эшли ала

Киләчәктә Германиядә ислам теологиясе курсларын киңәйтү күздә тотыла. Алар Тюбинген, Мюнстер, Оснабрюк, Франкфурт университетларында укытылачак. Кайберләрендә ул башланган да инде. Курсны узган студентлар шулай ук Германия мәчетләрендә имам булып та эшли алачак.

Германия югары уку йортларының киләчәктә имамнар әзерләп чыгарырга мөмкинлеге узган елны әйтелгән иде. Әлеге башлангычны ил сәясәтчеләре дә, мөселман җәмгыяте дә хуплады.

Рәсми рәвештә Германиядә бүгенге көндә 3,5 миллион тирәсе мөселман яши дип исәпләнә. Әмма күптән түгел илнең Эчке эшләр министрлыгы уздырган сораштыру күрсәткәнчә, чынлыкта, аларның саны 4 миллионнан да арта.

Илдә яшәүче мөселманнарның күпчелеге – төрекләр. Шул сәбәпле, имамнар да гадәттә Төркиядән чакырыла. Шуңа Гыйльми шура Германиянең ике-өч югары уку йортында ислам теологиясе факультетларын булдыру тәкъдиме белән Берлин хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән иде.

Бу беренче чиратта мөселманнарның ил тәртипләренә җайлаштыру тизрәк барсын өчен эшләнә.

Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Германиядә төрек мәктәпләре ачарга да тәкъдим иткән иде. Әмма Германия канцлеры Ангела Меркель бу тәкъдим белән килешмәде. Ул моны "Германиядә яшәүче күпсанлы төрек ватандашлары белән башка халык арасында үзара аңлашуга комачаулык кына итәр иде", дип белдерде.

Ландыш ХАРРАСОВА

Чыганак: www.azatliq.org

 

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана